Н.Соболев исемендәге 2нче Васильево мәктәбе 108 беренче сыйныф укучысын каршылады
Район башлыгы исеменнән укучыларны Яшел Үзән районының Милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы җитәкчесе Анна Алексахина котлады.
Мәктәп директоры Алмаз Билялов «Яшьләр» паркында берничә ел дәверендә беренче тапкыр барлык сыйныфлар өчен гомуми мәктәп линейкасы узуын билгеләп үтте.
- Бу безнең өчен бик тә истәлекле вакыйга. Барлык балаларны да биредә матур, елмаеп торган, ак алъяпкыч бәйләгән, чәчәк бәйләмнәре тоткан килеш күрү бик күңелле. Васильево бистәсенең иң зур мәктәбе бүген 1052 укучыга ишекләрен ача. Бәйрәм белән! – диде ул.
ЯҮМР матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев