Муса җәлилгә – 113
Исегезгә төшерәбез: Муса Җәлилгә 113 яшь. Ул Оренбург өлкәсе Мостафа авылында 1906 елның 15 февралендә, гаиләдә алтынчы бала булып дөньяга килә. Әнисе мулла кызы булса да, Мусаның дингә исе китми – 1919 елда комсомолга керә. Сигез яшьтән шигырьләр яза башлый.
Сугыш башланганда Муса Җәлил хатыны Әминә һәм кызы Чулпан белән Казанда яши. Татарстан язучылар союзының җаваплы сәркатибе, Казан шәһәр советы депутаты буларак тылда калу хокукы була, әмма ул броньнан баш тарта. 1941 елның 13 июлендә повестка ала. Алдан аны политхезмәткәрләр курсына юллыйлар, аннары – Волхов фронты. Ленинград астындагы черек урман һәм сазлык эчендә урнашкан атаклы Икенче һөҗүм армиясенә, «Отвага» газетасы редакциясенә эләгә. 1942 елның июнендә Гази Кашшафка фронттан язган соңгы хатында ул: «Шигырьләр һәм җырлар язуымны дәвам итәм, әмма сирәк, вакыт юк һәм урыны да ул түгел. Бездә хәзер аяусыз, бик каты сугышлар бара...» Муса бу хатны язганда Икенче һөҗүм армиясе тулысынча камап алынып, төп көчләрдән аерылган була...
... Польшадагы Демблин кальгасына фашистлар Идел һәм Җаек буе милләтле хәрби әсирләрне – татар, башкорт, чуваш, мари, мордва, удмуртларны туплый. Гитлерчыларның коралларына ит кенә түгел, легионерларны Ватаннарына каршы сугышырга рухландырырлык кешеләр дә кирәк була. Алар белемле – укытучы, табиб, инженерлар булырга тиеш. Язучылар, журналистлар һәм шагыйрьләр. 1943 елның гыйнварында Җәлилне, башка «рухландыручылар» рәтендә, Берлин астындагы Вустрау лагерына алып киләләр. Ул гадәти лагерь булмыйча, ике: ябык һәм ачык өлештән тора. Беренчесе – әсирләр өчен гадәти бараклар, әмма берничә йөз кешегә генә исәпләнгән. Ачык лагерь тирәсендә вышкалар да, чәнечкеле тимерчыбыклар да булмый: бер катлы чиста, буялган өйләр, яшел газоннар, чәчәк клумбалары, клуб, ашханә, СССР халыкларының төрле телләрендә язылган китаплардан торган бай китапханә.
Аларны шулай ук, эшкә куалар, ә кичләрен укытулар була. Анда җитәкчеләр кешеләрне «капшап», сайлап ала. Андыйларны ачык лагерьга урнаштыралар, әмма аңа кадәр тиешле кәгазьгә кул куерга тиеш булалар. Бу лагерьда әсирләрне, туклыклы әбәт көтеп торган ашханәгә алып керәләр, чиста, «граждански» киемнәр белән тәэмин итеп, мунча кертәләр. Аннары ике айлык укулар башлана. Әсирләр Өченче рейх дәүләт структурасын, аның законнарын, нацистлар партиясенең программа һәм уставын өйрәнә. Татарлар өчен Идел-Урал тарихы, мөселманнар өчен – Ислам буенча лекция укыла. Курсларны тәмамлаучыларга акча, паспорт һәм башка документлар, Германия гражданлыгы бирелә. Аларны министрлык билгеләве буенча, оккупацияләнгән көнчыгыш өлкәләрдәге немец заводларына, фәнни оешма яки легионнарга, хәрби һәм сәяси оешмаларга эшкә җибәрәләр.
Ябык лагерьда Җәлил һәм аның фикердәшләре яшерен эш алып бара.
Язманы тулысы белән газетадан укырга мөмкин (№11).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев