Михаил Афанасьев яшел үзәнлеләрне якынлашып килүче 2025 ел белән котлады
Хөрмәтле Зеленодольск районы халкы һәм кунаклары! Кадерле дуслар! Сезне якынлашып килүче 2025 ел белән котлыйм!
Тагын бер ел тарихка кереп кала һәм ул безнең һәрберебезнең хәтерендә төрле вакыйгалар: җиңүләр һәм казанышлар, якыннарыбыз белән аралашу шатлыгы, сагышлы минутлар һәм вактөяк уңышсызлыклар белән истә калачак. Ләкин безнең барыбызны да кече ватаныбызга ихлас мәхәббәт берләштерә!
Ел саен йомгак ясап, без Зеленодольск районының үзгәрүен күзәтәбез. Үзгәрешләр икътисад, инфраструктура һәм социаль тормыш өлкәсендә генә түгел, ә халыкның аңында да бара. Беренче урынга патрио тизм, үзара хөрмәт һәм ярдәмләшү төшенчәләре чыга. Бу бик кыйммәтле!
Махсус хәрби операция катнашучыларына һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү – масштаблы эш, анда һәр кеше көрәшчеләр өчен борчылып, бәяләп бетергесез өлешен кертә. 2024 елда махсус хәрби операция зонасына, Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә, 97 миллион сумлык 197 тоннадан артык гуманитар ярдәм җибәрелде. Һәм без бу эшне дәвам итәчәкбез.
Сәнәгать тармагының база предприятиеләр – Серго һәм Горький исемендәге заводлар, шулай ук Яшел Үзән проект-конструкторлык бюросы тотрыклы эшли. Яңа производстволар барлыкка килә, авыл хуҗалыгы үсә, ә яшел үзәнлеләрнең иҗади һәм спорт казанышлары бөтен илгә «балкый».
Ышанам ки, якынлашып килүче 2025 елда без билгеләнгән барлык максатларга ирешеп, Яшел Үзән тарихына яңа җиңүләрне язып куя алачакбыз. Сезгә нык сәламәтлек, иминлек, якыннарыгызның җылысын һәм кайгыртуын телим! Бәйрәм белән! Яңа ел котлы булсын!
Михаил АФАНАСЬЕВ, Зеленодольск районы башлыгы, шәһәр мэры
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев