Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Михаил Афанасьев Белем көненә багышланган тантаналы линейкаларда катнашты

Бүген Яшел Үзән районының барлык мәктәпләрендә дә уку елы башланды.

Муниципалитет башлыгы ике тантаналы линейкада булды – Осиноводагы Гыйматдинов исемендәге гимназиядә һәм Яшел Үзәннең 4нче мәктәбендә. 

Шәһәр башлыгы белән бергә бәйрәмгә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, ТР сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Родион Карпов, Яшел Үзән шәһәр прокуроры Дмитрий Ерпелев, «Майский» ТК генераль директоры Руслан Ганиев, шулай ук Серго исемендәге завод һәм «Ак Барс» Суднолар төзү Корпорациясе вәкилләре килде. 

Быел ике учреждениедә дә капиталь ремонт үткәрелгән, гомуми бәясе 520 млн сумнан артык тәшкил итә. 

- Яңа уку елында беренче линейкаларны яңартылган мәктәпләрдә уздыруыбызга без бик шат, моның өчен без республика җитәкчелегенә аеруча рәхмәтле. Һәр мәктәптә уку өчен уңайлы шартлар тудырылган, уку һәм махсус сыйныфлар җиһазландырылган, мәктәптә белем алу тагын да уңайлырак. Районыбызның мәгариф системасы - иң яхшыларның берсе, балалар сыйфатлы белем ала, имтиханнарда югары баллар туплый, төрле бәйгеләрдә һәм олимпиадаларда бик яхшы нәтиҗәләр күрсәтә. Укучыларга яңартылган мәктәпләрдә уку күңелле булыр, һәм ел бик яхшы узар дип ышанам. Мин сезгә ныклы сәламәтлек һәм иң изге теләкләр телим, бәйрәм белән! - дип укучыларны, педагогларны һәм ата-аналарны Михаил Афанасьев котлады. 

Гыйматдинов исемендәге Гимназия - татар телен өйрәнү үзәкләренең берсе, быел биредә 400дән артык бала белем алачак, шуларның 57се - беренче сыйныф укучылары. 

4нче урта мәктәптә «пилотсыз авиация системалары» илкүләм проекты кысаларында пилотсыз авиация системаларын эшләү, җитештерү һәм эксплуатацияләү буенча махсус сыйныфлар булдырылды. Яңа уку елында мәктәптә 700дән артык бала белем алачак. 

Һәр линейкада бәйрәм программасы әзерләнде, укытучылардан һәм ата-аналардан рәхмәт сүзләре яңгырады. 

Линейкалар 1 һәм 11нче сыйныф укучыларыннан традицион кыңгырау шалтырату белән тәмамланды. 

Хәерле сәгатьтә!

ЯҮМР матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев