Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Бабамны фотосурәтләрдән генә күреп беләм»

#МойГеройМояСемья Минем бабам, Әлмиев Кәлимулла Хикмәтулла улы 1925 нче елның 8 нче августында Яшел Үзән районы Акъегет авылында туган.

Мин аны фотосурәтләрдән генә күреп беләм. Бабам Кәлимулла турындагы истәлекләрне миңа әтием бик еш сөйли. Бабамны 1943 нче елны армия хезмәтенә алганнар. Мәскәү, Тула өлкәләрендәге частьләрдә хәрби әзерлекләр, өйрәнүләр үткәннән соң, 1944 нче елның февралендә 1 нче Украина фронтына, 3 нче гвардия танк армиясенең 6 нчы гвардия танк корпусына кергән 71 нче гвардия авыр танк полк составында сугышка кергән.

Сугыш чорындагы вазыйфасы - автоматчы булган. Бабам Җиңү көнен Чехославикиядә каршылаган. Сугыш тәмамланганнан соң да бабам туган авылы Акъегеткә кайта алмый, аны хезмәт итәргә Чехословакиядә калдыралар. Хәрби хезмәтен тәмамлап бабам туган авылы Акъегеткә 1949 нчы елның 13 нче апрелендә кайткан.

Бабам II дәрәҗә "Ватан сугышы ордены", "Батырлык өчен", "Сугышчан хезмәтләре өчен", "Германияне җиңгән өчен", Берлинны алган өчен", "Праганы азат иткән өчен" һәм башка бик күп медальләр белән бүләкләнгән.

Армия хезмәтеннән соң ул колхозда эшләгән. Бабам Кәлимулла һәм әбием Халидә 8 бала тәрбияләп үстергәннәр. Бабам 2007 нче елда, 82 яшендә вафат булган. Кәлимулла бабам минем күңелемдә мәңге яшәр. Мин аның белән чиксез горурланам.

8 нче сыйныф укучысы Альмиева Чулпан язмасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев