Яшел Үзән

Мин ничек ике көндә сигез килога ябыктым

Гомеремдә дә ябыгу, диета мәсьәләләре миңа кагылмас кебек иде. Чөнки балачакта да, яшь вакытта да бик ябык булдым. Бөтен хыялым бераз гына булса да симерү иде минем.

«Азрак тазарып киткәнсеңме шунда», – дигән сүз ул вакытларда иң шәп комплимент иде. Әнием дә тулы гәүдәле, мин кемгә охшап болай ябык, дип елый торган идем. Әни белән дәү әни: «Кияүгә чыккач, симерерсең әле», – дип тынычландырсалар да, гаилә коргач та көткән симезлек килмәде, киресенчә, болай да арык гәүдәләрем тагын да зифаланды. Бәлки, бала тапкач?.. 
Булмый инде, булмагач, Сабаларда тумагач... Улымны тапкач та арыклыгым бетмәде. «Нормально бит инде, ябык түгел. Миңа симез хатыннар ошамый», – дигән була да бит ирем. Халык нәрсә ди әле: «Ирләр эт түгел, сөяк яратмый», – диме? Бәлки, ул аны мине тынычландырыр өчен генә әйтәдер? Ябык хатын матур түгел инде ул... 
Шулай еллар үтте. Мин гел зифа килеш. Икенче кызыбыз тугач бераз гына ит кунган кебек булды булуын... Күңелем барыбер канәгатьсез, мин теләгән симезлек түгел инде бу. Ашаганым йоксын, дип, өйләдән соң ятып алу җаен карыйм. Каядыр җәяү барасы булса, котым алына – кадерле килограммнардан колак кагам бит! Ризыкның да майлырагын, тазарта торганрагын сайлыйм – нишләтсә дә нишләтсен, «лишь бы» симертсен генә. 
Курсташлар белән күрешкәндә чүт кычкырып еламадым. «Син бер дә үзгәрмәгәнсең, гел шулай ябык», – дигәч, очрашуны ташлап кайтып китәселәрем килде. 
Ничек кенә симерергә соң? Каймакка сыра кушып эчсәң, тазарта икән, дигәч, бер-ике тапкыр анысына кадәр эчеп карадым. Фу-у! «Какая гадость ваша заливная рыба!» 
Инде ябыклыгым белән килештем бугай. Кырыкка карап киткәч, ябык ни дә, симез ни! Ул арада эшемне алыштырдым, машина алып җибәрдем – балаларны мәктәпкә йөртергә кирәк иде. Хәрәкәт чикләнде. Көне буе эштә утырам, аннары машинага чыгып утырам, аннары өйгә кайтып, компьютер каршында утырам. 
Әгәр дә фотога төшмәгән булсаммы? Фотога төшмәгән булсам, симергәнемне үзем дә сизмәс идем. Фотодагы хатын ул, мөгаен, башка кешедер. Каян килсен миңа мондый йомры арт саннар, түгәрәк бәдәннәр? «Син шушы бер-ике елда бик тазардың», – ди күргән-белгән. Үзем ничек сизмәгәнмен соң? Шуннан китте инде, килограммнар таудан тәгәрәтеп җибәргән кар йомарламы кебек, геометрик прогрессиядә арта башлады. Ә бит кайчан гына, «хотя бы» 55 килограмм булсам, ди идем... 
Хәзер минем максат 180 градуска үзгәрде. Инде ничек кенә бераз ябыгырга? «Хотя бы» 65 килограммга кадәр... 
Беркөнне үлчәүгә бассам, үз күзләремә үзем ышанмый тордым. Валлаһи ябыкканмын бит! Үлчәү таблосы 62 кило күрсәтә түгелме? Шушы бер-ике көндә шуның кадәр ябык әле син! Ничек үзем сизмәдем икән соң? Билләремне тотып-тотып карадым, «вроде» ыспайланган кебек. Алайса, мин теге ике-өч ел шкафта эшсез яткан киемнәрне дә кия алам димәк. Тиз генә бер чалбарымны тартып чыгарып, үтүкләп тә куйдым. 
Ләкин... Бәлки, чалбар утыргандыр? Алай да ничек итсәм итеп, бу чалбарны кидем мин. Хәтта төймәсен дә каптырдым. Ә бит элек төшеп интектергәнлектән, каеш тага идем. 
Эшкә килгәч, иң беренче булып кызлардан сөенче алдым: 8 килога кимегәнмен! «Бер дә сизелми бит ябыкканың, – диеште кызлар. – Үлчәвең ватыктыр синең». Өйгә каткач, үлчәүгә иремне бастырдым, дөрес күрсәтә бит инде, элек тә 86 иде, хәзер дә 86 кило. Ник мин үлчәнгәндә генә дөрес күрсәтми соң бу, дип, үлчәүне тигезрәк урынга күчереп менеп бассам!.. Кая монда ябыгу? Тагын бераз артканмын әле хәтта. 
Баксаң, мин дә ябыкмаганмын, үлчәүдә дә гаеп юк. Серен соңыннан белдем. Мин бит теге көнне аны йөнтәс келәм өстенә куйган идем. Әнә шуңа күрә «ябыктырган» инде ул мине. 
Артык җәфа чикмичә, ничек кенә бераз ябыгасы инде, ә?

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: