Яшел Үзән

Милли рухлы гимназия яшәргә һәм үсәргә лаеклы

Ә моның өчен, хәзерге вакытта бик тә очлы ягы белән торган мәсьәләне чишәсе бар.

Шәһәребездә, милләттәшләребезнең балалары яратып укырга йөри торган, 5нче гимназиянең башлангыч сыйныфларныкы булып саналган бинасы авария хәлендә, дип табылганлыгы турында узган җәй ахырында хәбәр иткән идек.

Шул сәбәпле, әлеге уку йортында, әлбәттә инде, уңайсызлыклар туды. Башлангыч сыйныфларны да төп бинага күчереп, әлегә кадәр бер сменалы булган укыту режимын ике сменалы итеп үзгәртергә туры килде.

Бүгенге көндә, 1961 елда төзелгән әлеге мәктәптә 463 бала белем ала. Гадәттә, биредә ике I сыйныф кына. Соңгы елларда 5нче гимназиягә укырга керергә теләүчеләр саны бермә-бер арта, мондагы тәртип, милли мохит, үзенә генә хас атмосферасы җәлеп итә. Әмма, һич югы өстәмә тагын бер генә төркем булдырырга да мөмкинлек юк, бүлмәләр җитешми. Шуңа, ничек тә булса кечкенәләр корпусын яңа уку елы башланганчы төзекләндереп, куллануга яраклы итәргә кирәк. Менә шушы бик тә әһәмиятле мәсьәләне хәл итү максатыннан, Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев биредә эшлек ле визит белән булды. Башлык, проблема белән генә танышып калмыйча, гимназия тормышын һәм торышын эчтән дә күздән кичерде.

Авария хәлендә дип табылган бинаның түбә калае алыштырылган булган, әмма су агызу системасына акча җитмәгән һәм ул шул килеш калган. Менә, җиренә җиткерелмәгән эшнең ахыры, бүгенге, тагын да күбрәк финанслауны таләп итәрлек нәтиҗәгә китергән. Яңгыр һәм кар суы, тамчы - таш тишә, дигән гыйбарәне раслап, бина диварын ишелерлек дәрәҗәгә җиткергән.

Бүгенге көндә подрядчылар бар, эш проекты төзелгән. Ә менә акча, һәрвакыттагыча, иң төп мәсьәлә булып тора. Чөнки, һәр эш, бигрәк тә мондый зур суммалы, бюджет чамасына карап, бер ел алдан сметага кертеп, планлаштырыла. Искегә тимә – исең китәр, дигән әйтем дә бар бит әле. Монда җиңелчә ремонт белән генә котылып та булмас кебек.

– Һәрбер нәрсәнең эшләрлек халәтен сакларга кирәк. Бу бинага гына түгел, барлык әйбергә дә кагыла. Әгәр дә вакытында ясалган булса, мондый мәсьәлә бүгенге көндә тормас иде, – диде Михаил Афанасьев. – Кладканы ныгыту таләп ителә, стенаны ишелүдән беренче чиратта сакларга кирәк. Инде билгеләнгән бу мәсьәлә буенча проект та бар икән, эшкә тотыну вакытын билгеләргә кирәк. Тиешле йөкләмәләр бирелгән, эш юнәлеше билгеле. Үзебезнең хәлдән килгән кадәресен – үзебез ясаячакбыз, ә финанс җитмәгәненә республика программасы ярдәмгә килер, дип ышанабыз.

Район башлыгы, гимназия нең, чынлап та җылы атмосферасы, җаны барлыгын билгеләде. Мәктәпнең Бөек Ватан сугышы, музыка кораллары тарихи музейларын сокланып карады, коллективның эшчәнлеген югары бәяләде. Технология дәресе кабинетында, әтисенең дә шушы предметтан укытканлыгын әйтте, балалар кулы белән ясалган эшләнмәләр белән танышты. Сүз уңаеннан, биредә укучыларга шатлыклы хәбәрне дә җиткереп, сөенче алыйк: технология кабинеты тулаем яңартылачак, заманча җиһазландырылачак.

«Милли юнәлештә шулай уңышлы эшләгән гимназия яшәргә, киңәергә һәм балалар төзек биналарда белем алырга лаеклы. Шуңа, биредәге проблеманың уңай якка үзгәрүе өчен тырышачакбыз», – дип ассызыклады Михаил Афанасьев.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: