Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Михаил Афанасьев Яшел Үзән музыка театрын 10 яшьлек юбилее белән котлады

Яшел Үзәндә үзенең беренче юбилеен @ zel_muz_teatr музыкаль театры билгеләп үтте. "Маскарад" гала-кичәсендә танылган мюзикллардан түбәндәге күренешләр тәкъдим ителде: "Призрак оперы", "Сабантуй", сәнгать номерлары һәм театр турында фильм.

Мактаулы кунаклар арасында - Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы, Яшел Үзән мэры Михаил Афанасьев @ mikhail.afanasyev118 , Татарстан Дәүләт Советы депутаты Рузилә Тимергалеева @ timergaleevaofficial , музыка театры директоры Елена Антонова бар иде.

 

- Чын күңелемнән сезне бәйрәм белән котлыйм! Музыка театры, һичшиксез, Яшел Үзән бизәкләренең берсе. Коллективка яңа иҗади табышлар, рәхмәтле тамашачылар һәм уңышлы премьералар телим! - дип котлады Михаил Афанасьев.



Кунаклар Яшел Үзән районында һәм Татарстан Республикасында сәнгать һәм мәдәният үсешенә зур өлеш керткән театр хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасын уздырды.

10 ел эчендә Яшел Үзән музыка театрында 25 спектакль куелган. Проектлар арасында - «Бердәм Россия» @er_tatarstan партиясенең «Кече Ватан культурасы», «Кече шәһәр театрлары» Федераль программасында катнашуы. Музыка театры хезмәткәрләре күп тапкырлар республика һәм бөтенроссия дәрәҗәсендәге фестивальләр призерлары булды.

2021 елда театр "Бердәм Россия" партиясенең "Тантана" театр премиясендә "Балалар өчен иң яхшы спектакль" номинациясендә махсус бүләген яулады. «Сказка о царе Салтане» авторлык мюзиклы бүләкләнде (А.С.Пушкин әкияте буенча).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X