Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Михаил Афанасьев Горький исемендәге заводта истәлек митингында катнашты

Ел саен Җиңү көнен бәйрәм итүгә багышланган чара заводта тантаналы төстә уза.

Предприятиенең үзәк мәйданында завод эшчеләре, ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре, мәктәп укучылары һәм студентлар җыела.Коронавирс белән вәзгыять аркасында, чәчәкләр һәм веноклар урнаштыру быел тар даирәдә узды.

- Ватанны сакларга сугыш елларында 2800 завод хезмәткәре киткән, 830 кеше генә кайткан. Алар барысы да Ватанны саклаган, күпләр Берлинга кадәр барып җиткән. Бүген без аларның һәркайсына түбән итеп баш иябез. Без тылда Җиңү яулаган, тәүлек буе станоклар янында торган һәм фронтны бөтен кирәк-яраклар белән тәэмин иткән кешеләрне дә онытмаячакбыз. Заводчылар куллары белән 77 бронекатер төзелгән, шулай ук корабльләр, торпеда катерлары, буксирлар һәм трал баржалары шактый. Моннан тыш, заводтан фронтка 4 миллионнан артык артиллерия снаряды, меңләгән зенит пулеметы, авиация бомбалары һәм күп кенә башка продукция җибәрелде. Җиңү халкыбызга кыйммәт бәя белән эләкте, без моны беркайчан да онытмаячакбыз, - дип билгеләп үтте, җыелган кешеләрне сәламләп, "А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы" АҖ генераль директоры Александр Карпов.

-Җиңүгә завод халкының керткән өлеше бик зур. Без ветераннарыбыз, тыл хезмәтчәннәре белән горурланабыз. Елдан-ел ветераннар азая бара, әмма аларның батырлыгы турында хәтер һәрвакыт безнең белән, һәм без аны буыннан-буынга тапшырабыз. Барыгызны да бәйрәм белән котлыйм! Җиңү көне белән, - диде район җитәкчесе Михаил Афанасьев.

Чара барышында катнашучылар һәлак булган сугышчыларны бер минутлык тынлык белән искә алды, Мәңгелек утка чәчәкләр салдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев