Медикларны яклаячаклар
10 июльдә Дәүләт Думасы депутатлары икенче укылышта административ хокук бозулар турында кодекска, Җинаять һәм Җинаять-процессуаль кодексларга төзәтмәләр кертте. Үзгәрешләр табиблар эшенә һәм ашыгыч медицина ярдәме машинасы йөрүенә комачаулаган өчен җаваплылык билгеләүгә кагыла.
– Закон проектлары Дәүләт Думасы депутатлары тарафыннан, бер «лихачның» ашыгыч ярдәм машинасына юл бирмәве сәбәпле, машинада авыруның үлеп китүенә бәйле берничә резонанслы һәм фаҗигале очраклардан соң эшләнде, – диде Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин.
Ул, закон проектын икенче укылышка әзерләгәндә, медицина берләшмәләре һәм экспертлар тарафыннан бөтен яклап та каралуын билгеләде.
– Нәтиҗәдә, без пациентларны һәм медицина хезмәткәрләрен якларга мөмкинлек биргән карарга килдек, – диде Вячеслав Володин.
Дәүләт Думасы рәисе билгеләвенчә, төзәтмәләр белән, пациентка китерелгән зыянның авырлыгына карап, дифференциацияләнгән җаваплылык кертелә.
Ашыгыч медицина ярдәме машинасына юл бирүдән баш тарткан өчен штраф 3тән алып 5 мең сумга кадәр булырга мөмкин. Закон бозучыны машина йөртү хокукыннан 3 айдан алып 1 елга кадәр мәхрүм итүләре бар.
Медицина хезмәткәрләре эшенә комачаулаган өчен, әгәр ул җинаятьчел характерда булмаса, 4тән алып 5 мең сумга кадәр штраф салына. Әгәр дә комачаулаган вакытта пациентка авыр зыян салынса, җинаять җаваплылыгы каралган. Закон бозучыны 2 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итүләре бар. Пациент үлгән очракта – 4 елга кадәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев