Машина йөртү хокукын кайсы очракта автомат рәвештә озайталар?
Исегезгә төшерәбез, машина йөртү таныклыкларының гамәлдә булу вакыты 2022 елның 1 гыйнварыннан 2025 елның 31 декабренә кадәр чыга икән, алар автомат рәвештә 3 елга озайтылды.
Димәк, мондый документларның гамәлдә булу вакытына 3 ел өстәргә кирәк. әгәр хокукларыгыз 2025 елда бетә икән, аны 2028 елга кадәр үзгәртмәскә була.
Ә менә 2022 елда гамәле автомат рәвештә озайтылган машина йөртү таныклыгы 2025 елда бетә. Әгәр хокукыгызның гамәлдә булу датасы күрсәтелгән булса, мәсәлән, 2022 елның 1 гыйнвары, аның белән 2025 елның 1 гыйнварына кадәр генә йөрергә мөмкин. Әгәр 2022 елның 5 феврале күрсәтелгән булса, ул 2025 елның 5 февраленә кадәр генә гамәлдә була һ. б.
Башкача әйткәндә, 2022 елда хокуклары автомат рәвештә 3 елга озайтылган машина йөртүчеләр 2025 елда аларны яңаларына алыштырырга тиеш булачак. Моның өчен медицина тикшерүе узарга, дәүләт пошлинасын түләргә һәм ЮХИДИга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Шуңа күрә, әгәр сезнең автомат рәвештә озайтылган документ киләсе ел башында бетә икән, аны 2024 елның декабрендә үк алыштыру яхшырак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев