Ландыш Нигъмәтҗанова: «Фәрит минем тормыш иптәшем булганчы, продюсерым иде»
Ландыш Нигъмәтҗанова белән интервьюдан өзек.
«Фәрит минем тормыш иптәшем булганчы, продюсерым иде. Шул вакыттан бирле бик күп нәрсәләр үзгәрде, тик эшкә кагылышлы сөйләшүләр, серләшүләр, киңәшләшүләр гадәте калды. Әлбәттә, сәхнә образлары хакында да сөйләшәбез. Әгәр дә сез мине сәхнәдә нинди дә булса образда күрәсез икән, димәк, ул кием Фәриткә дә ошаган».
⠀
«Фәрит белән без һәрчак балалар белән татарча сөйләштек һәм сөйләшүне дәвам итәбез. Кайчак бакчадан яисә мәктәптән кайталар да миңа русча нәрсәдер сөйли башлыйлар. Мин аларга: «Мин сине аңламыйм, татарча сөйлә», – дип әйтәм. Әти-әни автомат рәвештә русчага күчкәндә, бала татар телен бөтенләй оныта да куя дип саныйм мин. Бу очракта үзеңә нык булырга, бала сиңа русча эндәшкәндә дә татарча җавап кайтарырга кирәк. Безнең очракта шулай. Әмма һәр гаилә, һәр бала – индивидуаль, алдан бер нәрсә дә әйтеп булмый».
Татар эстрада
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев