Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ләйсән Гыймаева: «Бу авыру минем тормышымны 100 процентка үзгәртте. Булатның миңа күрсәтмичә генә елаган вакытлары да булган»

Ләйсән Гыймаева белән әңгәмә.

- Бүгенге хатын-кызлар эш атына әверелде. Шушы ыгы-зыгылы дөньяда ничек үз-үзеңә вакыт табарга?

- Менә үз-үземә вакыт табыйм әле дип, сезнең белән интервьюны соңгарак күчердем бүген. Йогага барып кайттым. Җәй буе эшләдек тә, эшләдек – туйларга, никахларга бик күп чакырдылар, Сабантуйларда йөрдек. Соңгы ике елда йога белән шөгыльләнәм, ул миңа тынычланырга, үз-үземне ишетергә бик нык булыша. Атнага ике тапкыр булса да, үземә вакыт бүләргә тырышам.

Хәзерге заманда барыбызның да социаль челтәрләргә бәйле булуы сер түгел. Алар аша башка кешеләрнең тормышларын да карап барабыз. Аеруча хатын-кызлар «бу монда барган, монысы шуны эшләгән, шунда-шунда ял иткән» дип карап утырып, кызыгырга, үзенә өстәмә эшләр алып, тагын да күбрәк эшли башларга мөмкин. Тормыш мәшәкатьләре күп булса да барыбер үзең өчен берникадәр вакыт калдырырга кирәк.

Үзем соңгы вакытта йокларга ятар алдыннан кулга телефон алмый башладым. Чөнки нәкъ менә йоклар алдыннан кереп кителә социаль челтәрләргә. Йокларга бер-ике сәгать кала ватсап төркемнәрен дә карамаска дигән фикергә килдем. Көн ахырында булса да, телефоннан ял итәргә тырышам.

- Кайбер кеше «картаюдан куркам, узган гомеремне жәллим», дип әйтергә ярата. Гомер узганлыгы балалар үскәнгә карап та күренә бит инде. Сез узган гомер турында уйланасызмы?

- Моннан ике ел элек миңа онкология дигән әйбер аша узарга туры килде. Үземдә шушы диагноз булуын ишеткәннән бирле, минем тормышым аңа кадәр һәм аннан соңга бүленде. Элегрәк еш кына үземне нәрсәнедер эшләп бетермәгән кебек хис итә идем. Үземнән гаеп эзләүләр дә булды. «Эх, яшьрәк чакта болай эшлисе калган», – дип, үткән гомерне дә еш искә төшерә идем. Хәзер болар барысы да арткы планга күчте. Мин бүгенге тормыш, бүгенге көн белән яшәргә өйрәндем. Чөнки иртәгә нәрсә буласын беребез дә белми. Иртәгә бармы син, яшисеңме, беркем дә әйтеп бирә алмый. Картаерга язсын дип телим мин хәзер. Сәламәт, матур әбигә әверелеп, картлыкларны күрергә язсын иде әле ул.

«И, 35 яшь тулды, менә 40 тулды», – дип көрсенә торган идем. Тагын бер җыерчык өстәлгән, косметологка барып кайтырга кирәк, дип уйлый идем. Хәзер косметологларга да сирәк йөрим. Балалар тугач, фигураны кире кайтару өчен спортзалдан чыкмый идем.

Бу диагноз тормышыма мине үзгәртер өчен килгәндер. Болай гына бирелми бернәрсә дә. Чир дә болай гына килми, кешеләр дә тормышыбызда юкка гына очрамыйлар. Бу авыру да минем тормышымны 100 процентка үзгәртте.

- Сез хәзер ничектер тынычланып та калдыгыз сыман.

- Мин тынычланып кына калмадым, күбрәк ачылдым да. Бу хакта миңа язылучыларым да әйтә. Позитив якка үзгәрдегез дип язалар. Бу дөрестер дип уйлыйм. Тормышка башка күзлектән карый башладым.

- Операцияләрне үзебездә ясаттыгыз. Чит илләргә бару мөмкинлеге булмадымы, үзебезнең табибларга ышандыгызмы?

- Танышларыбыз «Германиягә барыгыз» дип әйткән иде. Әмма Германиягә бару өчен бик күп акчалар кирәк булды. Андый очракларда кемдер фатирын, кемдер машинасын сатып китә, алар гына да җитмәскә мөмкин әле. Безнең яши торган йортыбыздан башка күчемсез милегебез юк, балаларыбызның да иң кечкенәсенә ул вакытта 3 кенә яшь иде әле. Шуңа күрә бу сорау күтәрелмәде. Хәзер инде безнең Россиядә дә яхшы клиникалар бар. Мин дә үземне Казан табиблары кулына тапшырдым. Аллаһы Тәгаләгә ышандым да, табибларга ышандым.

- Терелә алмасам дигән уйны башыгызга кертә идегезме? Әллә инде үзегезгә андый куркыныч әйберләр турында уйларга рөхсәт бирмәдегезме?

- Яман шеш диагнозы белән очрашканда андый уйлар берничек тә килмичә кала алмый. Башта начар әйберләр генә бөтерелә, үзеңнән-үзең миңа күпме яшисе калды икән дип уйлый башлыйсың. Соңыннан, чыннан да бу чир белән авыруыңны кабул иткәч кенә, нишлим, кая барыйм дип, дәвалану юлларын эзләргә тотынасың.

Миңа бу тема буенча социаль челтәрләрдә әле дә бик күп сораулар килә. «Мин дә шундый хәлдә калдым, миңа да шундый диагноз куйдылар, нишлим» дип язган, якыннарына әйткәнче үк минем белән бүлешкән хатын-кызлар бар. Андый хатларның берсен дә җавапсыз калдырмаска тырышам. Бу диагноз турында ишеткәндә минем бит алай киңәшләр бирерлек кешеләрем юк иде.

Үзем дә беркемгә дә сиздермәскә тырышып йөрдем. Хастаханәләргә баргач та: «И, танымасалар ярый инде» дип, битлекләр киеп... Әле ярый ул вакытта битлекләр заманы иде. «Берәрсе танып алып, икенчесенә сөйләсә, бетте, бөтен кеше беләчәк» дип, гел куркып йөри идем. Нигә курыкканмын инде…. Үзем сөйләп биргәч язылучыларымнан, танышларыбыздан, гомумән чит кешеләрдән шулхәтле күп матур теләкләр килде. Алар миңа барысы да көч бирде. Шуңа күрә мин дә үземнән киңәш сораучыларга ярдәм итәргә тырышам. Иң мөһиме – үз-үзегезгә бикләнмәгез, табибларга, психологларга барыгыз, дим.

- Булатны йомшак күңелле дип әйткәнегез булды. Ул үзен нык тота алдымы бу чорда?

- Ул вакытларда Булат иң зур терәгем булды. Миңа күрсәтмичә генә елаган вакытлары да булган. «Әйтмәдем, сиңа күрсәтмәдем», – диде. Менә шундый вакытларда сынала да инде ул мөнәсәбәтләр.

- Бу вакыйгадан соң артык борчылучан кешегә әверелмәдегезме, Ләйсән? Онкология аша узган кешеләр үзләрендә, якыннарында гел чир эзли башлый, диләр.

- Операциядән соң хастаханәгә даими йөреп торылды. Башта 3 ай саен, ярты ел саен күренеп тордым. Хәзер инде елга бер барып кайтам. Анда бырыр алдыннан барыбер уйландыра,башка җирдә килеп чыга күрмәсен дип борчыласың.

Без Булат белән икебез дә намазда. Булат инде күптәннән диндә. Мин шулай ук бер 4 еллап укыймдыр. Шуңа күрә эчтә борчу булса да, бер Аллаһы Тәгалә ышанасың һәм аңа тапшырасың... Нәрсә язган, шул була инде.

- Авыру кешене Аллаһка якынайтамы? Авыр хәлдә калган өчен Аллаһ Тәгаләгә рәнҗеп, үпкәләп утыручылар да була бит әле.

- Һичшиксез якынайта. Башка ышанычы калмаганда, кеше Аллаһтан ярдәм сорый башлый. Әле бит баштарак табибларга да ышанып бетә алмыйсың, дөрес әйттеләрме икән, юкмы, дәвалауны дөрес билгеләделәрме дип уйлыйсың. Ә Аллаһы тәгалә ул гел синең күңелеңдә. Аннан бөтен әйберне дә сорап була.

- Дингә ныгытып кереп китсәгез, берәр кайчан алдыгызга сәхнәдән китү дигән сорау килеп басмасмы?

- Дингә артык кереп китү дигән әйберне мин, гомумән, аңламыйм. Аллаһы Тәгаләгә яки ышанасың, яки ышанмыйсың бит инде аңа. Керимме икән, чыгыйммы дип, урталыкта гына торып булмый. Безнең барлык җырларыбыз да мәгънәле. Без үзебезнең эшебезне яратабыз. Җырчы булу – халыкка хезмәт итү бит инде ул. Тамашачы синең җырларыңны тыңлап, кызыкларыңны карап, мәшәкать-борчулардан аз гына онытылып тора, рәхәтлек ала икән, миңа калса, моның бернинди дә гөнаһы юк.

(Кыскартып алынды)

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев