Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Күп балалы аз керемле мәктәп укучылары булган гаиләләргә һәм МХОдә катнашучыларның балаларына бүләкләр тапшырылды

Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев һәм Региональ хезмәттәшлеккә һәм үсешкә ярдәм итү Татарстан фондының Яшел Үзән филиалы булышлыгы белән «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе үткәрелде.

Букчалар һәм канцелярия әсбаплары күп балалы аз керемле мәктәп укучылары булган гаиләләргә, шулай ук Җәмәгать кабул итү бүлмәсенә мөрәҗәгать иткән МХОдә катнашучыларның балаларына тапшырылды.

 – Бу ел саен үткәрелә торган хәйрия акциясе безнең район өчен күркәм традициягә әверелде. Аның максаты – авыр тормыш хәлендә калган гаиләләргә һәм балаларга яңа уку елына әзерләнүгә ярдәм итү. «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе балаларда җаваплылык һәм үзара ярдәмлек хисләре формалаштыруга да булыша. Укучыларга яңа белем тупларга һәм күп кенә кызыклы ачышлар ясарга язсын, – дип теләде Михаил Афанасьев балаларга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев