Яшел Үзән

Крыжовниктан «Мохито» компоты

Сезнең белән бик тәмле компот рецептын уртаклашабыз. Аның тәме дә үзенчәлекле, хәл дә кертә.

Кирәк була (бер 3 литрлы банкага):
– Крыжовник (ярты литрлы банка) – 350 гр
– Шикәр комы – 1 стакан
– Лимон (лайм яки лимон кислотасы да ярый) – 2 кисәк
– Бөтнек (мята)
Ярты литрлы банканы тутырып крыжовник алабыз, әгәр дә бик туендырылган компот яратсагыз, күбрәк алсагыз да ярый, юабыз. Койрыкларын өзеп тормасагыз да була.
Чиста өч литрлы банкага шул крыжовникны, 3-5 зур ботак бөтнек һәм ике кисәк (түгәрәк) лимон салабыз. Лимон урынына лайм да ярый, әгәр дә икесенең берсе булмаса, 1 чәй кашыгы лимон кислотасы өстибез.
Банканы кайнар су белән тутырабыз, капкач белән томалап 15-20 минутка суынырга калдырабыз. Аннары суын кәстрүлгә бушатып, кайнатырга куябыз. Банкага 1 стакан шикәр комы өстибез һәм кайнап чыккан суны кабат банкага салып, капкачын борып ябабыз да ике тәүлеккә одеяло белән төреп куябыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: