Күрше районда сыерны урлап, урманлыкта суеп, эшкәртеп алып киткәннәр
Татарстанның Әтнә районы, Күшәр авылында сыерны урлап, суеп итен алып киткәннәр, дип хәбәр итә «Әтнә таңы» газетасы сайты.
Бу беренче очрак кына түгел икән. ("Ватаным Татарстан")
«Күшәр авылында төнгегә дип бәйләп калдырган сыерны урлап, полосага алып китеп суйганнар. Шунда ук эшкәрткәннәр. Итен алып киткәннәр, ә эчәкләре калган. Әлеге эш буенча тикшерү бара», — дип хәбәр итте эчке эшләр бүлегенең өлкән тикшерүче Айсылу Нигъмәтҗанова.
Шулай ук районда яшәүчеләрне кисәтеп, йорт хайваннарын төнгелеккә бәйләп калдырмаска кушалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарии
0
0
Яшел Үзән районында көпә көндез суеп итен алып киткәннәр иде
0
0