Күрәчәгең булса...
Сабира апа Ганиеваның сугыш барганда чит җирләрдән туган ягына кайту юлы берничә кеше гомере сыярлык вакыйгалар белән тулы.
1939 елда безнең яклардагы ачлык һәм ярлылыктан туеп, матур тормышка өметләнеп алты баласы белән Финляндиягә юл тотканда, кабат туган авыллары Акъегеткә, сират күперенә тиң мең газаплар кичеп, бары тик ике кызының гына исән-сау әйләнеп кайтачагын күз алдына китердеме икән ул вакытта гаилә башлыгы Сәлахетдин Шәрәфиев.
Аның хәләле, җиде балага гомер биргән хатыны Мәфрүзә да 45 яшендә чит җирләрдә ирен һәм өч баласын җирләр, үзенең дә шунда гомере өзелер, дип уйламагандыр. Иң якты ышанычлар белән юлга чыкканнар бит.
Аларның бу ышанычлары аклана да. Бәхет эзләп бергә кузгалган якташлары белән урам булып, матур-җитеш тормышта, эшләп яши алар Финляндиядә. Әмма, ни аяныч, озак түгел... Кем уйлаган, шулай җайлашып киткәч кенә, сугыш башланыр һәм алар гаиләсенә Ленинград блокадасы корбаны булырга насыйп булган дип?
Районыбыздагы сугыш һәм блокада ветераннарын барлаганда, Акъегеттә гомер итүче Сабира апа Ганиева белән дә аралашып, аның язмышы белән танышырга туры килде. Үзизоляция һәм коронавирус керткән режим аркасында, әлбәттә инде, телефон аша гына сөйләштек. Әңгәмәбезнең башында ук, Сабира апаның тормыш тарихы шундый таныш тоелды. Баксаң, ул – «Яшел Үзән»ебез битләрендә басылган Роза Хәмидуллина-Гыйззәтуллинаның «Гыйбрәтле язмыш иясе – Акъегет кызы» язмасындагы Вафирә апаның бертуган сеңлесе булып чыкты. Шуңа күрә, бер төрле язмышны кабатлап язуның кирәге юк, дип уйлыйм. Кемнәр хәтерләрендә яңартасы килә, газетабыз ның 26-27нче саннарын алып укый аласыз. Бик тә кызганыч, аяныч язмыш.
Шулай да, Сабира апа Ганиева турында да белгертми мөмкин түгел. Гадел дә булмас иде. Апасы узган юлны ул да узган, ул кичергән барлык михнәт, кайгы-хәсрәтләр аның да башыннан һәм йөрәгеннән кичкән. Ленинград блокадасын ул да яхшы хәтерли. Онытырлык мени анда күргәннәр...
Блокада боҗрасы ябылганда, Ленинградта зурлардан башка – сабыйлардан башлап, мәктәп укучыларына һәм яшүсмерләргә кадәр 400 мең бала була. Әлбәттә, аларны беренче чиратта сакларга тырышканнар, атышлардан, бомбага тотулардан качырырга омтылганнар. Шундый шартларда да балаларны һәр яклап кайгырту – ленинградлыларның канында. Һәм ул зурларга соңгы хәлләрендә дә аякка басарга, хезмәт итәргә һәм көрәшергә көч бирә, чөнки балаларны бары тик шәһәрне дошман кулына бирмәгәндә генә саклап калып булачак...
Сабира апаның да әти-әнисе ничек тә балаларын исән калдыру өчен тырыша, үлгән һәм күмелгән атларга кадәр казып алып ашыйлар. Әмма, нәтиҗәдә үзләре бер-бер артлы ачтан үлә. Сабира апа белән Вафирә апаларның кичергәннәре, бөтен Җир шарын тетрәткән, Ленинград кызы Таня Савичева көндәлегеннән бер дә ким түгел: «Әбием 25 гыйнварда үлде...», «Алеша абыем 10 майда...», «Әнием 13 май көнне иртәнге 7:30 сәгатьтә...», «Барысы да үлделәр. Бер Таня калды».
Илебезнең тылдагы районнары белән шәһәрне бәйләүче бердәндер транспорт магистрале Ладога күле аркылы салынган «Тормыш юлы» була. Блокада көннәрендә шул юлдан, 1941 елның сентяб реннән 1943 елның ноябренә кадәр, 1 млн. 376 мең кешене, нигездә хатын-кызлар, балалар һәм картларны эвакуациялиләр.
Вафирә апа турындагы язмадан хәтерләсәгез, шул юлда алар алдыннан барган машина, кешеләре белән боз астына китә...
Ленинград блокадасыннан чыкканда Сабира апалар өчәү була әле, энекәшләре Габдулла Казанга кайтучы поездда бик хәлсезләнә һәм... Кызлар, аның мәетен алып калган тукталышны да белмиләр. Үзләре дә көч-хәл белән җан асрый торган хәлдә булалар. Шулай итеп, мең газап лар белән Акъегетләренә, алар авылдан чыгып киткәндә кияүгә чыгып калган апаларына кайтып егылалар.
Менә шуннан аларның язмышлары һәрберсенең үзенеке башлана. Һәм бәхетләрен дә читтә түгел, ә туган якларында табалар. Финляндия якларында күрәчәкләре йөрткәндер инде.
– Авылда фермага эшкә кердем, бозаулар карадым. Аннары Юынчыдан сыерлар китерделәр, 10 ел аларны саудым. Минем сыерларым беркайчан да күтәрмәгә калмады, иртә белән кеше эшкә килгәнче каткан саламнарны куптарып ташый идем. Ач булганга, авырлыклар күргәнгә шундый кечкенә буйлы булып калганмындыр инде, – дип сөйли Сабира апа. – Аннары бригадада эшләдем. Хезмәт көннәребезне дә дөрес күрсәтмәгәннәр, гөнаһлары үзләренә булсын, пенсиягә чыкканда белдем. Акъегет егетенә кияүгә чыктым. 1 кыз, 2 ир малай тәрбияләп үстердек. Бик акыллылар, шөкер! Хәзер тормышлар рәтләнде, без генә картайдык, тамак тук, өс бөтен, Аллаһка шөкер! Инде дөньялар гына тыныч булсын!
Амин! Шулай булсын иде! Быел 90 яшен тутырган Сабира апаның яшь чагында кичергәннәрен беребезгә дә күрергә язмасын! Аның кебекләрнең изге теләкләре хәер-фатихасында имин көннәрдә яшәсәк иде. Сабира апага кадерле әни, дәү әни булып, сәламәт килеш 100 яшьлек юбилеен каршыларга насыйп итсен.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев