Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә муенына пычак кадалган ир-ат реанимациягә эләккән

16 – 22 сентябрьдә ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хезмәтенә 962 чакыру килгән.

Шуларның 573е – шәһәрдән, 389ы районнан булган. 388 кешене госпитализацияләгәннәр: 263е – шәһәрдән, 125е районнан.

Заикин урамында бертуганы кыйнаган, баш мие селкенгән 32 яшьлек исерек иргә медиклар ярдәме таләп ителгән. Аны травматология бүлегенә китергәннәр.

Медикларны Тургенев урамында башы җәрәхәтләнгән 40 яшьләр тирәсендәге ир янына чакыртканнар. Аны авыр хәлдә реанимациягә китереп салганнар.

Королев урамында муенына пычак кадалган 32 яшьлек иргә ашыгыч ярдәм таләп ителгән. Зыян күрүчене реанимациягә китергәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев