Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кибеттән сатып алынган пилмән ашаганнан соң, бер гаиләнең 4 баласы да вафат булган

Әлеге гаиләнең аш бүлмәсендә химикатлар, хайваннар өчен антибиотиклар һәм билгесез матдәләр табыла.

21 сентябрь иртәсендә Красноярскта яшәүче гаилә (ата-аналар һәм 6, 11, 12, 13 яшьлек дүрт бала), күңел болгануга һәм косуга зарланып, табибларга мөрәҗәгать итә. Алар Кызыл Сопка авылы кибетендә сатып алынган пилмәннәр белән кичке аш ашый. Шуннан соң бөтен гаилә хастаханәгә озатыла. Хастаханәдә 6 яшьлек кыз белән 13 яшьлек малайның хәле кинәт начарлана һәм алар вафат була. Табибларның тырышлыгына карамастан, ата-ана башка ике баласын да югалта (11 һәм 12 яшьлек кызлар).

Әлеге гаиләнең аш бүлмәсендә химикатлар, хайваннар өчен антибиотиклар һәм билгесез матдәләр табыла, дип хәбәр итә край прокуратурасы. «Гаилә фатирында азык-төлек продуктлары, кухнядагы шкафта урнашкан маркировкасыз полимер пакетта якты төстәге матдә, шулай ук суыткычта сакланган эре мөгезле терлекләр өчен антибиотик алынган. Фатир идәнендә яткан үсемлек пестицидлары тикшерелә».

Агулауның тагын бер сәбәбе «Варан» – чебеннәрдән аэрозоль булырга мөмкин. Вакыйга алдыннан гаилә башлыгы аның белән йортны эшкәрткән һәм, мөгаен, бүлмәләрне җитәрлек дәрәҗәдә җилләтмәгәндер.

Җинаять эшен тикшерү барышы һәм нәтиҗәләре (суд-медицина һәм химик экспертизалар үткәрү, тикшерү гамәлләре), Красноярск прокуратурасының аерым контролендә исәпләнә.

Фото: Прокуратура Красноярского края

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев