Яшел Үзән

Хәлне яхшыртучы 5 ашамлык

Алар энергия бирә һәм артык авырлыктан котылырга ярдәм итә.

Рационыгызга әлеге «биш лек»не кертегез. Зарарлы кәнфитләр һәм печенье-тортлар урынына җиләк һәм чикләвек ашагыз.

1. Арпа боткасы (перловка). Аңарда лизин бар. Ул лайлалы тышчалыктагы яраларны төзәтә. Шуңа күрә, мондый ботка гастрит һәм язвадан саклый. Ә әле бу бөртектә селен да бар. Аны йөрәк «ярата».
Ярманы салкын суга салып, 2-3 сәгать тотыгыз. Болай иткәндә, аңардан кандагы шикәр микъдарын күтәрүче крахмал чыга. Суда пешереп, иртән ашагыз.

2. Кура җиләге. Кетоннарга бай. Бу матдәләр май күзәнәкләренең «җимерелүен» тизләтә. Шуңа күрә, әлеге тәмле җиләк – артык авырлыкка каршы көрәшергә ярдәм итә. Кирәкмәгән килограммнардан арынсагыз, йөрәккә, кан тамыр ларына, ашказанына, эчәклеккә, үпкәләргә һәм буыннарга җиңеллек киләчәк. Көнгә 1-2 стакан кура җиләге, яңа өзелгәнне ашагыз. Табигый йогырт ка кушыгыз, менә дигән кабымлык килеп чыга. Кайнатып, җиләкне әрәм дә итмәгез, аның файдасы юк. Катырып куйсагыз яхшырак.

3. Әстерхан чикләвеге. Аның составында омега-3 һәм омега-6 май кислоталары бар. Алар кандагы холестеринны киметергә ярдәм итә. Шуларга рәхмәтле рәвештә кан тамырлары сәламәтләнә һәм кан әйләнеше дөрес эшли. Димәк, инсульт яки инфаркт куркынычы кими. Чикләвектә әле тагын фитоэстроген бар. Бу үсемлек «гормоны» күкрәк рагыннан саклый.
Кабыгындагыны алыгыз. Көненә 4-5 данә. Чикләвекләрне алдан суга салып куегыз. Чис тартыгыз һәм кайнап чыккан су салып, төнгә калдырыгыз. Бу чикләвекне «терелтә». Аларда файдалы матдәләр күләме арта һәм организмга аны үзләштерү дә җиңел була.
Киңәш! Чикләвек төшендәге элпәне чистартмагыз. Аңарда бик күп файдалы матдәләр бар.

4. Хөрмә. Калий һәм магний чыганагы. Әлеге матдәләр организмнан артык суны чыгара, шешенүдән һәм кан басымы «сикерүдән» саклый. Бу җимештә тагын триптофан бар. Ул организмда йокы гормоны — мелатонинга әверелә. Йокысызлыктан интегүчеләргә шәп ризык. Хөрмәнең тонык һәм бөрешкәнен сайлагыз. Ялтырап торганын алмагыз. Андыйлар «химия» белән эшкәртелгән. Көненә 5-6 данә. Кәнфит урынына кабып чәй эчегез.

5. Корица. Кандагы шикәр микъдарын киметергә булыша. Иң файдалысы – таяк чыкларда. Коры табада 1 минут киптереп алыгыз – дымы китә. Ваклап чәйгә, кефирга кушыгыз яки корицалы алма пешерегез. Исе һәм тәме шундый – бернинди шикәр дә таләп ителми. Көненә – 1 чәй кашыгы. Артыгы кирәкми.
Сәламәт булыгыз!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: