Яшел Үзән

Күгәйдә күк аязыр кебек

Күгәй авылы халкын берничә ел инде киеренкелектә тоткан авыр мәсьәләне чишәргә мөмкин икән. Тырышканда, ниһаять, пай җирләрен бүлүне һәм аларны тиешенчә теркәүне төгәлләп була. Халык өчен файдасы булган мондый аңлашу әлеге авылда уздырылган Ачык хат көнендә булды. ТР теркәү палатасының Яшел Үзән районы бүлеге җитәкчесе Зөлфәт Галәветдинов әйтүенчә, Күгәй авылы...

Күгәй авылы халкын берничә ел инде киеренкелектә тоткан авыр мәсьәләне чишәргә мөмкин икән. Тырышканда, ниһаять, пай җирләрен бүлүне һәм аларны тиешенчә теркәүне төгәлләп була. Халык өчен файдасы булган мондый аңлашу әлеге авылда уздырылган Ачык хат көнендә булды.
ТР теркәү палатасының Яшел Үзән районы бүлеге җитәкчесе Зөлфәт Галәветдинов әйтүенчә, Күгәй авылы кешеләренең пай җирләрен теркәү бара. Әгәр Варис Әдиятуллин бу эшне тукталмыйча эзлекле рәвештә алып баралса, тиздән күгәйлеләр пай җирләре өчен тиешле документларын ала алачак.
Варис Әдиятуллин авыл халкы исеменнән ышаныч кәгазе алып эш йөртә. Ул күгәйлеләргә күп төрле ярдәм күрсәтә. Бигрәк тә авыл «Красный Восток»-Агро» җәмгыятеннән чык­канда туган кыенлыкларны хәл итүдә алдан йөрде. Бу эшне дә ерып чыгар дип ышанасы килә. Билгеле, рәсми кәгазьләрне тутырып, имзалар җыю күп вакыт таләп итә. Берүзенә генә авырга туры килүе аңлашыла. Менә шунда аңа Күгәй авылының белемле егет-кызлары ярдәм итсә, бик тә урынлы булыр иде. Иманым камил, зиһенле егет-кызлар бар ул авылда. Биредә җир белән бәйле тагын бер мәсьәләне әйтик. Хәзер алдау-ялганнар очрап кына тора, аеруча өлкәннәрне кәкре каенга терәп калдырулары еш ишетелә. Менә шул пай җирләре белән дә спекуляция килеп чыкмасын өчен ниш­ләргә соң?
- Җир хуҗасы үзе, ТР теркәү палатасаның Яшел Үзән бүлегенә килеп, тиешле язу язып куйса, аның җирен башка беркем дә ала алмаячак. Терсәкне тешләр дәрәҗәгә җитеп үкенәсегез килмәсә, бер җыенып, регистрация бүлегенә килеп китегез, - дип киңәш итте Зөлфәт Галәветдинов.
Күгәй авылындагы җыенда моның ише аңлатулар байтак бирелде. Мондый җыелышуның иң төп файдасы да шунда. Анда Яшел Үзән район башлыгы урынбасары Фоат Шәмсиев җитәкчелегендә районның бар оешма вәкилләре дә килгән иде. Җыелышта алдан авыл җирлеге башлыгы Фәния Хисаметдинова 2013 елда башкарылган эшләре буенча хисап тотты. Иң сөенечлесе - хезмәт яраткан халык яши бездә, дип белдерде ул. Җирлектә барлыгы 63 хуҗалык икедән алып ун башка кадәр сыер асрап көн күрә. Узган елда җәмгысы 97 тонна сөт һәм 4,2 тонна ит сатылган. Халык күтәргән сорауларга аңлатмалар бирелгәннән соң, йомгаклау сүзен Фоат Нәҗмиевич тотты. Быел да авылларга зур ярдәм күрсәтеләчәк. Урам юлларына вак таш җәю дәвам иттереләчәк. Күгәйдә күпер төзү мәсьәләсенә дә уңай карашын белдерде җитәкче. Районда өстәмә табыш булганда күпер салыначак, дип вәгъдә бирде ул. Күп балалы гаиләләргә җир бирү мәсьләсендә дә яңалык бар икән. Район депутатлары сессиясендә кабул ителгән карар нигезендә, хәзер ишле гаиләгә җирне теркәлгән авыл җирлегендә генә алырга мөмкин.
Күгәй авылы җыелышы Варис Әдия­туллин чыгышы белән йомгак­ланды.
Ильяс САЛИХҖАН

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: