Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

КФУ профессоры: Казанда аномаль эссе көннәрне салкыннар алмаштырачак

Атна ахырында Татарстан башкаласында һава температурасы +14 градус тәшкил итәчәк.

Бу атнада Татарстан башкаласында аномаль эссе көннәрне салкыннар алмаштырачак, - дип хәбәр итте профессор, география фәннәре докторы, КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев.

«РФ Гидрометеоүзәге фаразлавынча, 16 майдан эссе көннәр чигенәчәк, һава торышы акрынлап климатик нормага кайтачак. Пәнҗешәмбе көнне башкалада температура +21, җомга +18, шимбә +16, якшәмбе +14 градус тәшкил итәчәк. Шулай ук яңгырлар көтелә», - диде ул.

Юрий Переведенцев билгеләп үткәнчә, бу салкынайту түгел, ә һава температурасының климатик нормага кире кайтуы дигән сүз. Бу көннәрдә Казанда тәүлеклек уртача температура +13 градуска тигез.

«Һава торышы безнең якларга көньяктан, Каспий диңгезеннән циклон якынлашуга бәйле рәвештә үзгәрәчәк. Урыны белән кыска вакытлы явым-төшемнәр көтелә. РФ Гидрометеоүзәге фаразлавынча, 22 майга кадәр шәһәрдә тәүлеклек уртача температура +15 градус тирәсе тәшкил итәчәк», - дип искәртте Юрий Переведенцев.

  • Казанда соңгы ике көндә майның беренче яртысында абсолют температура рекорды куелган. Бүген шәһәрдә шулай ук аномаль эссе һава торышы көтелә. 11 майда Казанда 1875 елдан башлап бүгенге көнгә кадәрге метеокүзәтүләр тарихында температура рекорды (+32 градус) куелды.

«Моңа кадәр температура максимумы 2004 елның 11 маенда (+26,5 градус) билгеләп үтелгән иде. Быелның 12 маенда Казанда температура +33,9 градуска кадәр күтәрелде. Моңарчы абсолют максимум 1974 елның 12 маенда теркәлгән һәм +27,9 градус тәшкил иткән иде. Шул рәвешле, якшәмбе көнне температура моннан алдагы рекордны алты градуска узып китте», - дип искәртте КФУ метеостанциясе мөдире Мәдинә Шәрипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев