Кешегә сихер ясалганмы-юкмы икәнен ничек белеп була? Аның аерым билгеләре бармы?
Сихернең булуын һәм аның зарарын хак динебез таный. Әлбәттә, бу бер дә юньле күренеш түгел. Мәгълүм бер хәдистә, Мөхәммәд (с.г.в.) пәйгамбәр әйтте: «Кешене һәлак итүче, ягъни җәһәннәмгә кертүче җиде зур гөнаһтан сакланыгыз».
Кешеләр әйтте: «Йә Аллаһның илчесе! Ул нинди гөнаһлар соң?» Ул әйтте: «Аллаһка берәр затны тиңдәш кылу, сихер белән шөгыльләнү, Аллаһ үтерергә хәрам кылган җан иясен хаксызга үтерү, рибадан кергән байлыкны һәм ятим баланың байлыгын алу, сугыш кырыннан качу һәм пакь мөэминә хатыннарны зина кылуда гаепләү». Сихер галәмәтләре, аңа ислам дине күзлегеннән караш нинди?
Кызыксындырган сорауларга җавап эзләп, Мөдәррис хәзрәт Гыймрановка мөрәҗәгать иттек.
– Кешегә сихер ясалганмы-юкмы икәнен ничек белеп була? Аның аерым билгеләре бармы?
– Сихер бар, бу хак. Аның бик күп төрләре бар. Адәм баласы сихергә скептик күзлектән карамасын иде. Андый кешеләр дә җитәрлек. Сихер тормышны, гаиләләрне, эшне, дуслыкны боза. Кешенең рухиятенә дә тәэсир итә.
Билгеләренә килгәндә, әйтик, бер кеше бу тормышта матур гына гомер кичерә. Аның билгеле бер холкы, гадәтләре, сыйфатлары бар. Менә ул көннәрдән беркөнне кинәт үзгәрде. Анда апатия, ул йоклый алмый, тик торган нәрсәләрне селкенгәндәй күрә, азан һәм Коръән укыганнарын ишетсә, елый, аны тыныч кына тыңлый алмый, авыртмаган урыннары да авырта төсле тоела. Гомумән, кешенең холкына хас булмаган билгеләр күзәтелсә, анда сихер булуы ихтимал.
Әлбәттә, без физиологик үзгәрешләрне дә инкарь итмибез. Сихер бармы-юкмы икәнен белгәнче, табибларга күренергә, анализлар бирергә була. Инде физиологик тайпылышлар ачыкланмаган очракта, кешедә сихер бар дип әйтә алабыз.
Коръәни Кәримнең аятьләреннән җыелган махсус дога (рукъя) укыган вакытта кешедә сихер бармы-юкмы икәнен төгәл билгеләп була. Бу вакытта кешедә догага карата табигый булмаган реакция күзәтелсә, бу кешедә сихер бар, дип әйтеп була.
– «Йорт тирәсендә төенчек таптым, кадалган энәгә юлыктым», – диючеләр дә бар. Мондый хәлгә юлыккан кеше иң элек нишләргә тиеш?
– Мондый әйберне яланкул алмаска кирәк. Әйтик, пирчәткә киярга мөмкин. Гомумән, кул белән кагылмыйча, соскыч ише нәрсәләр белән алып, «каян килдең шунда кит» дип, суга агызырга, яндырырга кирәк. Бу табылдыкка «Аятелкөрси» укып өрү дә хәерле.
– Кешегә ризык аша сихер керә аламы? Кайбер кеше башка берәү күчтәнәч итеп биргән әйбердән дә шикләнә бит.
– Мөмкин. Сихерне ирештерү ысуллары бик күп. Пәйгамбәребез (с.г.в) тормышына күз салыйк. Әйтик, аның тарагыннан калган чәчләрен алып, бер яһүдинең сихер ясап, кое төбендәге таш астына кыстырып куюы мәгълүм. Рәсүлебез бу галәмәттән бер ел буе бик каты авырый. Тагын бер очрак: пәйгамбәребезгә (с.г.в.) ит китерәләр, аңа Җәбраил (г.с.) бу итне ашамаска куша, чөнки ул агуланган, сихерләнгән була.
Сүз уңаеннан, «Фәләкъ» һәм «Нәс» сүрәләре сихергә каршы иңдерелгән. Аларның тәфсирендә бу хакта әйтелә.
– Сихердән ничек сакланырга соң?
– Беренчедән, кешенең иманы булырга тиеш. «Аллаһ – мөэминнәрнең дусты», – диелә Коръәндә. Менә без күбебез: «Дус табибым бар, ул мине дәвалый», «Минем дус начальник бар, ул мине эшкә ала», – дибез инде. Әмма үлем дә, яшәү дә, сәламәтлек тә, байлык та, чир дә – Аллаһтан. Иң элек кеше Аллаһ белән элемтәсен нык кылырга тиеш.
Икенчедән, кеше госелле булырга, мөмкин кадәр тәһарәтле йөрергә тиеш. Моңа өстәп, күп итеп зекерләр әйтергә кирәк. Зекер – мөселманның калканы. Мөхәммәд (с.г.в.) пәйгамбәр әйтте: «Әгәр дә бер кеше һәркөнне иртән вә кичен өч тапкыр: «Бисмилләәһил-ләзии ләә йәдурру мәгасмиһи шәй’үн фил-әръдый вә ләә фис-сәмәәәи вә һүәс-Сәмиигүл-Галиим (Аллаһның исемен телгә алам. Аның исеме әйтелгәч, җирдә һәм күктә бернәрсә дә зыян китерә алмый. Ул Ишетүче һәм бөтен нәрсәне Белүче Зат)», – дип әйтсә, аңа ул көнне бернәрсә дә зыян китермәячәк».
– Сихерне «заказать» итеп буламы?
– Әйе, кызганыч, бу мөмкин. Әмма кешеләргә сихерчеләргә барып, алардан ярдәм сорау катгый тыела! Сиңа файда китергән сихерче синнән соң 10 кешегә зыян китерә. Сихерче сүзенә ышансаң, бу – көферлек, гөнаһ. Аның сүзенә ышанганнарның иманы чыга, бу кеше үлеп китсә, теге дөньяга имансыз киткән була. «Сихерчеләр белә бит, дөрес әйтә бит», – дияргә мөмкиннәр. Ике куллы, ике аяклы, бер башлы, гап-гади кеше каян белсен ди?! Шуны аңларга кирәк: аларның ярдәмчеләре – җеннәре була.
Сихерне «заказать» итү өчен, бозым салырга теләгән кешенең фотосурәтләрен, шәхси әйберләрен алып баралар. Әмма бу – тыелган гамәл. «Сихерчегә барма, башыңа бәла алма» дип юкка гына әйтми инде халык. Бу эшнең ахырын уйларга кирәк.
Телевизор аша экстрасенсларны карап утыру да хәерле түгел. Кешегә көферлеккә төшәргә күп кирәкми шул…
Чулпан Галимова
vatantat
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев