Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Кер юганда өстенә кайнар су койган»: ана кеше үзе дәвалап маташкан бала вафат булган

Сабыйны ул үзе дәвалап маташа. Бала үлә.

Төмән өлкәсенең Ялутор районында әни кеше нәни улының өстенә кайнар су түгә.

Бу хатынның 2 баласы бар, ул өченчесе сабыена йөкле була. Суд аны 1 елга ирегеннән мәхрүм итү турында карар чыгара.

«Суд ачыклаганча, 2024 елның 4 маенда иртә белән бу хатын үз фатирында була. Ул кер юарга җыена. Кер машинасына кап-кайнар су салган чакта, 2 яшьлек улы арттан йөгереп килә, әни кеше сискәнә һәм сабыйның өстенә кайнар су коя. Бала тәненең 25 проценты 2-3 дәрәҗәдә пешә. Аның сәламәтлегенә авыр зыян килә», – дигәннәр судта.

Әни кеше «ашыгыч ярдәм»не 2 көн узгач кына чакыра. Ул баланы өйдә үзе дәвалап маташа. Майлар, авыртуны баса торган дарулар баланың хәлен начарландыра гына. Сабый 6 майда хастаханәдә үлә.

Хөкем ителүче хатын гаебен тулысынча таный, диелә хәбәрдә.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев