Күңелемдәгесен әйтәм
Бүгенге медицинага исләрең китәрлек инде, билләһи.
Берәр табибка күренәм дисәң, сират күперен кичәсе. Госуслуги яисә инфоматлар аша табибка язылыгыз дип кенә җибәрәләр. Әле менә мин дә яшь башым белән, интернетым кул астында була торып, языла алмыйм. Миңа кирәкле белгечкә бөтенләй буш көннәр ачылмый. Ә карт-карчыклар нишләргә тиеш?! Бу инде күрәләтә гади халыкны түләүле табибларга йөрегез, бушлай сез беркемгә дә кирәкмисез дип кычкыртып талау була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарии
0
0
Бик дорес язган
0
0