Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кече Шырдан авылында Каюм Насыйри исемендәге музей-китапханә пәйда булачак

Ул «Шүрәле янында кунакта» туристик маршрутында тагын бер объект булыр дип күздә тотыла. Төзелешне агымдагы елның дүртенче кварталында тәмамларга ниятлиләр.

Исегезгә төшерәбез, "Татар авылына сәяхәт. Каюм Насыйри мирасын саклап калу" проекты ике тапкыр РФ Президент грантлары фонды ярдәмен алды. Проект стартында Кече Шырдан авылында мәгърифәтче Ватанында җәяүлеләр маршруты төзелде һәм Олы Ачасыры авылында Каюм Насыйри исемендәге музейда һөнәрчеләр остаханәләре булдырылды. Проектны дәвам итү туристлык маршрутын алга таба үстерүне күздә тота.

Каюм Насыйри - уникаль кеше: галим - энциклопедист кына түгел, аның күп кенә хезмәтләрен биология, ботаника белән бәйле. Ул безнең төбәкнең үләннәрен өйрәнде, җирнең табигый байлыкларыннан файдаланырга өндәде һәм "Дару үләннәре дөньясына сәяхәт" программасында (К.Насыйриның "Дару үләннәре" хезмәтенә таянып) туристларга тәкъдим ителәчәк.
Проектта чәй өчен үләннәр җыеп, аңа савытлар әзерләүдә авыл халкы катнашачак. Туристлар өчен "татар Ломоносовы" шәхесенең гадәти булмаган кыры ачылачак һәм яңа юнәлеш - Каюм Насыйри рецепты буенча татар чәен әзерләүдә интерактив дәрес тәкъдим ителәчәк. Дәресләр өчен Каюм Насыйри исемендәге Архитектур-этнография комплексы бакчасында беседка төзү планлаштырыла. Яңа юнәлеш авыл мәктәбе эшендә дә кулланылачак, укучылары укытучылар белән бергә һөнәрчелктә үзләрен сынап караячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев