Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Казанда чүп яндыру заводы төзелешен туктаттылар

Осиново бистәсендә чүп яндыру заводы төзелеше 2020 елның уртасында башланды.

«Әлегә эшләр туктатылды», - диде Татарстан экология министры Александр Шадриков.

Ул заводның Hitachi Zosen Inova Швейцария-Япония консорциумы корылмалары нигезендә проектланганын әйтте, әмма санкцияләр аркасында, җиһазлар кайтару мөмкин түгел.

Узган ел ахырында Казан хакимияте Осиново бистәсендә чүп яндыру заводы төзелешен 2025 елда тәмамларга планлаштыралар дип белдерде. Ул вакытта проектның 25 %ының гамәлгә ашырылуы турында сүз барган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев