Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Казан укучысы таксида көчләүләрен белдергән

Казан шәһәрендә хокук саклау органнары хезмәткәрләренә гариза белән балигъ булмаган кыз мөрәҗәгать иткән.

Ул 30 сентябрь кичендә такси чакырткан. Билгеләнгән урынга килеп җиткәч, кызның түләргә акчасы булмаганлыгы ачыкланган. Укучы сүзләренчә, ул акчаны онлайн рәвештә күчерү өчен алгы рәт пассажир утыргычына күчкән. Шулвакыт таксист аны, чишендереп, көчли башлаган.

Хокук саклаучылар машина йөртүченең кем икәнлеген ачыклаган һәм тоткарлаган. Ул – Казан югары уку йортларының берсендә белем алучы чит ил студенты. Егет укудан буш вакытта таксист булып акча эшләгән.

Таксист сүзләренчә, укучы кыз автомобильгә утыруга барудан баш тарткан, шуннан соң башка адрес атаган. Тиешле урынга килеп җиткәч, үз теләге белән интим якынлыкка ризалашкан. Берникадәр вакыттан соң студент үзенә карата гариза язганнарын белгән.

Чынлыкта нәрсә булганын хәзерге вакытта тикшерүчеләр ачыклый.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев