«Кайвакыт бөтенләй яшисем килми» (киңәш кирәк)
Өч ел элек кияүгә чыктым. Сентябрьдә көтеп алынган кызыбыз туды. Бала тууга, ирем эчүгә сабышты. Моңа кадәр алай эчкәне булмады, Яңа елда бер бокал шәраб эчүне санамаганда, әлбәттә. Ә хәзер...
...көн саен эчә, бер аек көне юк. Билгеле, исерек кешедән ни көтәсең, миңа бөтенләй ярдәм итми. Бервакыт баланы карап торсын дип, Ләйләне кулына тоттырган идем, төшереп җибәрә язды. Дөресрәге, төшерде ул аны, үзем чак кына тотып калдым.
Шуннан соң киемнәрне җыеп, әти янына киттем. Ләкин анда тору да уңайсыз, чөнки аның үз гаиләсе – хатыны, улы. Үз әнием Самарада яши, безне чакыра, ләкин анда кадәр барасы килми шул. Әтием дә, әнием дә ирем белән аерылышырга сәбәп юк дип уйлый. Алар минем хәлне аңламый. Исерек ир белән яши алмыйм.
Хәлем дә начар, баланы ярып алганнан соң калган яралар һаман да төзәлми. Кайвакыт бөтенләй яшисем килми.
Лилия И.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарии
0
0
Балан эчен яшергэ, табипларга бар, узенне кара. Эчкенне туктата алмыйсын: яшь вакытында шундый булгач, ул узгерми, стресс саулыкны ала...
0
0
0
0
Баланы тапкач карарга ,узеннен сэламэтлегенне ныгытырга кирэк. Эчкэн кеше вакыт уту белэн тагын да ныграк эчэчэк, кулы да озыная башлар. Бернигэ дэ карамый аннан китэргэ кирэк, Ометлэнмэ, нервыларынны бетермэ, яхшырыр дип уйлама да. Эниен булгач, анын янына бар, балан усэ тошкэч барсы да жайланып китэр. Узен тэртипле булырга тырыш.
0
0