Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Каенанам мине бер караштан ук күрә алмас булды, ахырдан минем кулыма калды» (редакциягә килгән хат)

Киленнәрен яратучы каенаналар бик сирәктер ул. Вәт, нигәдер яратмыйлар инде улларының хатыннарын! Нигә алай микән ул? Каенанам мине бер караштан ук күрә алмас булды. Ул вакытта әле йөргән егетем Ильяс мине әти-әнисе белән таныштырырга үзләренә алып кайтты.

Әнисе фырылдады гына һәм миңа шундый итеп карады – җир тишегенә төшеп китәрдәй булдым. Туебызда да бик бәхетсез кыяфәт белән авыр утырды һәм әледән әле кулъяулыгын күзләренә тидерде.

Иң кызыгы туйдан соң башланды. Мин нәрсә генә эшләсәм дә, барысы да дөрес түгел һәм начар иде. Һәр адымым микроскоп аша каралды һәм иң кырыс тәнкыйть табасына эләкте. Балаларыбыз Сәмирә белән Самат тугач, каенанамның күңеле бераз йомшарыр дип өметләндем. Юк, ул аларны да яратмады. Бервакытта да башларыннан гына да сыйпамады, кочаклап, сөю турында әйтмим дә. Балаларга бер генә бүләк тә алмады. Соңрак: «Иртәме-соңмы, Ильяс синнән китәчәк һәм башка, чын гаилә корачак, ә синең балаларыңа алимент та түләмәячәк», – дия башлады.

Аның аркасында минем никадәр күз яше түгүемне күз алдына да китереп булмый. Аннары каенанамны инсульт екты. Больницадан алып чыгып, тәрбияләргә кирәк иде. Юындырырга, ашатыр­га, даруларын вакытында бирергә, укол ясарга, памперсларын алыштырырга һ.б. әйткән сүзен дә аңларлык түгел һәм уң кулы гына бераз эшли иде.
Ильяс миңа эшемнән китәргә һәм үземне аның каты авыру анасына багыш­ларга тәкъдим итте. Мин һөнәрем буенча шәфкать туташы.

Синең бит сеңлең Ин­дира бар һәм тудырган анасын кызына каравы җайлырак, дигәч, гаиләдә скандал чыкты. Сеңлесе анасын үзләренә алып кайтудан баш тартты, авыру селәгәе сөртеп һәм горшок түгеп гомеремне үткәрәсем килми, диде. Индира төпчек бала булгач, үзен гел яклап-сак­лап торуларына һәм гел кечкенә итеп санауларына ияләшкән. Әти-әнисенең зур фатирында яшисе килә, ә урында ятучы авыру анасын абыйсына озатырга тели.

Дөресен генә әйткәндә, бер генә дә эшемне ташлап, авыру каенанамны карыйсым килмәде. Әмма мин Ильясның аны яратуын һәм башкача булдыра алмавын аңладым. Биш ел буе бала карагандай тәрбияләдем каенанамны. Хәле бераз гына алга китте, тик тулысынча сәламәтләнмәде. Мин еш кына аның миңа баккан яшьле күзләрен күрдем һәм хәлсезлектән, авыруыннандыр дидем.

Бервакыт ул миңа көч-хәл белән телен әйләндереп: «Мин сине улымның миңа булган мәхәббәтен үзеңә алдың дип уйладым. Сине кызым кебек якын итә ала идем, әмма алай эшләмәдем», – диде.

Моны ишетү миңа рәхәтлек бирде, әлбәттә. Аннары каенанам өйгә нотариус чакыртты һәм фатиры белән дачасын миңа бүләк итте, банк счетындагы акчаларын минем исемгә күчерде.

Индира бу турыда белгәч, әнисе янына килеп бик тузынды, васыятьләрен үзгәртүен таләп итте. Әмма каенанам аңа, кемнең кем икәнен шушы хәлгә төшеп, үләр вакытым җиткәч аңладым, кем кызым, ә кемнең чит кеше булуы миңа ачык, дип, аны куып чыгарды.

Быел аның юклыгына бер ел булды. Арабыздагы күңелсезлекләрне хәтерләмәскә тырышам, гел яхшылык һәм догалар белән искә алам. Чөнки тормыш үзе бар нәрсәне үз урынына куйды.

Нәрсә әйтәсем килә: хөрмәтле каенаналар, без дә сезнең улларыгызны яратабыз һәм һич кенә дә, үзегез әйбәт булсагыз, аларның сезгә булган мәхәббәтен алмыйбыз, киресенчә, аңа карап без дә сезне икенче әни итеп яратабыз.
 

Илгизә булам.
Осиново

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

18

0

1

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев