Ижаудагы мәктәпкә һөҗүм итүченең шәхесе ачыкланган
Ул шушы уку йортының чыгарылыш сыйныф укучысы - 34 яшьлек Артем Казанцев.
Хәзер аның өендә тентү бара.
Казанцев корал хуҗасы буларак исәпкә алынмаган, дип хәбәр иттеләр Росгвардиядә.
Ижевск мәктәбендә атыш оештырган 34 яшьлек Артем Казанцев каршыда гына йортта яшәгән. Ул психоневрологик диспансерда исәптә торган.
Соңгы мәгълүматлар буенча, 13 кеше (9 бала) һәлак булган, ә тагын 23е зыян күргән (аларның хәле уртача һәм авыр дип бәяләнә).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев