Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ире бүләкләр бирмәвенә зарланган өчен тормыш иптәшен кыйнап үтергән

Фаҗигале вакыйга болайрак булган.

Новочеркасскида (Ростов өлкәсе) ире хатынының шелтәләве һәм бүләкләр бирмәвенә зарланган өчен балта сабы белән кыйнап үтергән. Бу хакта «Жизнь» басмасы хәбәр итә.

Игорь Домашних Ростов төзәтү колониясендә талауда катнашкан өчен утырганда, Ольга исемле хатын-кыз белән таныша. Алар бик озак вакыт языша, Игорь төрмәдән чыкканнан соң, яшьләр туй уздыра.

Берничә көн элек Игорьның тормыш иптәше демонстратив рәвештә киенә дә, каядыр чыгып китә. Аннары иренә дәгъва белән чит машина һәм чәчәк кибете янында төшкән фото җибәрә. Игорь моны хыянәт, дип кабул итә.

Хатыны кайткач, ярсыган көнче ир аны кыйный башлый. Ә соңыннан иң куркынычы була: Игорь балта ала да Ольганың башына суга. Хатын-кыз шунда ук вафат була. Ир-ат өйдән чыгып кача, ләкин тиздән аны хокук саклаучы органнар тоткарлый. 

Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев