Иранда очкыч төшеп - 176 кеше һәлак булган
Иранның мәгълүмат чаралары хәбәр итүенчә, самолет “техник проблемалар” аркасында очып төшкән.
«Вoeing 737 пассажир» самолеты Тегерандагы халыкара аэропорттан чыгу белән үк һавадан очып төшкән, дип хәбәр итә Fars News агентлыгы. Лайнер Украина авиакомпаниясенеке булган. Кайбер фаразлар буенча, двигатель янып киткән.
Самолет Тегераннан Мәскәү вакыты белән 05:42 минутта чыккан һәм ике минуттан сигнал бирү тукталган. Очкычта 167 пассажир булган, алар һәм экипаж әгъзалары барсы да һәлак булганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев