Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Йошкар-Ола - Зеленодольск трассасында модульле җир өстендәге җәяүлеләр үтү урыннары төзелде

Алар Зеленодольск районында Грузинский поселогы янында 119 км юлда һәм Үрнәк авылы янында 121нче чакрымда барлыкка килгән.

Республиканың федераль трассаларында модульле җир өстендәге җәяүлеләр үтү урыннары беренче тапкыр төзелгән.

Аз хәрәкәтләнүче гражданнар өчен күтәрү платформалары, начар күрүчеләр өчен таеп егылуга каршы тактиль – рельефлы җир өстендәге күрсәткечләр урнаштырылган. Объектларда шулай ук дистанцион диспетчеризация һәм видеоконтроль системалары тоташтырылган.

Модульле конструкциянең төп өстенлеге - аны кыска вакыт эчендә төзү мөмкинлеге. Шул ук вакытта инновацион конструкцияләр барлык куркынычсызлык таләпләренә туры килә.

Яңа юллар Йошкар-Ола – Зеленодольск юлының иң тыгыз участокларының берсендә җәяүлеләр катнашындагы аварияләрне булдырмаска ярдәм итәр дип көтелә, анда тәүлегенә 45 меңнән артык автомобиль йөри.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев