Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Илсөя Садыйкова: «Яшел Үзән»ебез үз биеклеген югалтмас»

Баш мөхәррир буларак, елның беренче санында мин рәсми сүзләр язарга тиештер, әмма мин сезнең белән туганнар, үземнең якын кешеләрем белән аралашкан кебек, бер өстәл артына утырып, серләшәсем килә. Чәй әзер, елны ачып җибәрәбезме?

Нихәл сез? Көнгә бер генә тапкыр кул күтәреп, Аллаһка шөкер итәргә сәбәп табасызмы? Минем андый сәбәпләрнең берсе – сез, якыннарым. Сез дип эшлибез, сез дип янабыз, сездә берәр нинди проблема чыкса, ничек ярдәм итим дип, төннәр дә йокламаган бар. Хак!

Шатлык-куанычлары, беркадәр көтелмәгән борчу-мәшәкатьләре белән истә калган Аҗдаһа елын артта калдырып, тәкәббер һәм бәйсез Елан елына да аяк басабыз! Шәт, ин шә Аллаһ, 2025 ел безнең өчен бәрәкәтле булыр, илләр тынычланыр... Утызны тутырабыз бит быел, дуслар! Ышанам, газетабызның сезнең кебек патриотлары барында, «Яшел Үзән»ебез үз биеклеген югалтмас, яратып укылучы район газетасы булып калыр.

Әлбәттә инде, редакциянең иҗат коллективы газетаның эчтәлеген баету өстендә бүгеннән үк планнар кора, укучыларыбызны кызыксындыр­ган темаларны яктырту юлларын ачыклый, кызыклы сәхифәләр булдыру турында уйлана, кыскасы, эзләнәбез, барлыйбыз һәм сездән – яраткан абунәчеләребездән дә теләк-тәкъдимнәр көтеп калабыз.
Безнең белән күптән булганнар белә, без газетабызда материаллар гына бастырмыйбыз, ә уйлану һәм илһам алу өчен мөмкинлек булдырабыз. Ниндидер яңа әйбер кызыкмы? Бездә гаҗәпләндерерлек нәрсәләр бар, мәсәлән, баш эшләтү өчен мавыктыргыч сканвордлар. Сезне концертларга чакырырга һәм төрле чаралар турында язарга әзербез, хәтта аларда үзегез була алмасагыз да, без барлык нечкәлекләренә кадәр җентекләп җиткерәбез. Мошенниклар турында кисәтәбез һәм хөрмәткә лаек кешеләр – сезнең турыда горурланып сөйлибез. Уртаклашкан яңалыкларыбыз газета сайтында гына түгел, социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда да яктыртыла, ә аннан аларны шәһәр социаль төркемнәре шатланып «эләктереп» ала.

Командабыз (мин аларга чиксез рәхмәтле) укучылар һәм респондентлар белән ныклы элемтәдә тора. Иң актуаль мәгълүмат беренчеләрдән булып сезгә барып ирешсен өчен, без кайчак ялларсыз һәм бәйрәмнәрдә дә эшлибез. 24/7 – сезнең яхшы сүзләрегез һәм конструктив тәнкыйтегез өчен без ачык. Әйдәгез, бергәләшеп, сезгә нәрсә укуы кызыклы булыр иде темасына фикер алышыйк һәм татар халкы файдасына үсеш юлларын билгелик.

Мессенджерларда, социаль челтәрләрдә, электрон почтада хәбәрләрегез, шалтыратуларыгыз һәм шәхси очрашуларыгыз миңа никадәр кадерле икәнен сез хәтта күз алдына да китерә алмыйсыз. Без иң профессиональ журналистлар командасы белән, һәр көнегез якты һәм бай булсын өчен, кызыклы материаллар, мавыктыр­гыч конкурслар, күп яңалыклар вәгъдә итәбез.

Яратам үзегезне, бәхетле була күрегез!

Сезнең, Илсөя.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев