Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Илсөя Садыйкова Әйшә гимназиясенең укучылары өчен мастер-класс үткәрде

Россия матбугаты көнендә, барлык журналистлар да үзләренең иң яхшы каурыйларын барлаганда, «Яшел Үзән» редакциясенең баш мөхәррире Илсөя Садыйкова Әйшә гимназиясенең өлкән сыйныф укучылары белән очрашуга юнәлде.

Барыннан да бигрәк аны нәрсә шатландырды, дип уйлыйсыз? Балаларның язгы чәчәкләр сыман җанлы һәм идеяләргә бай булуы!

- Алар ясаган газета рәсемен массакүләм мәгълүмат чаралары өчен оештырылган бәйгегә җибәрергә мөмкин! Укучыларга сокланып: «Афәрин, балалар!» – диде баш мөхәррир. Бу мәктәп укучылары арасында иң яхшы рәсем ясаучыларны аерып чыгару түгел, ә аларның сәләтенә карата әйтелгән чын мактау сүзләре иде.

Очрашуда Илсөя Садыйкова газет бастыруның барлык этаплары турында сөйләп кенә калмады, газета полосасын булдыру буенча мастер-класс та үткәрде. Кайбер укучылар газет ясаган арада, башкалары, төркемнәргә бүленеп, чын тылсымчылар сыман, сайт өчен топ яңалыклар уйлады. Бу эш белән ничек мавыкканнарын күрсәгез иде!

Гомумән, әңгәмә ике як өчен дә җанлы, кызыклы һәм файдалы килеп чыкты. Укучылар бик шат иде, алар күп кенә рубрика һәм мәкаләләр тәкъдим итте.

- Балалар, мин сезгә бүген яңа белемнәр бирермен, дип уйладым, ә сез, киресенчә, үзегез мине гаҗәпләндердегез! Бик күп шәп һәм креатив идеяләр тәкъдим иттегез. Рәхмәт! Бернидән дә курыкмыйча алга юл ярыгыз – безнең киләчәгебез сезнең кулда! Сезне күреп, мин аның ким дигәндә кызыклы булачагына ышанам, – дип йомгаклады очрашуны Илсөя Садыйкова.

Киләчәктә булачак журналистлардан шедеврлар көтәчәкбез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев