Яшел Үзән

Ике чор ачлыгы

Чор дип башлаганбыз икән, шунысын, ачыклыйк әле.

Беренчесен, үзебезчә шартлы рәвештә, ягъни тарихыбызның аерым таләпләреннән тайпылмыйча, (Татарсан Республикасы төзелүгә – 20 һәм 50 еллык юбилейлары) 1940-1970 еллар булсын ди. Шуннан чыгып кешелек яшәешенең кайбер үзенчәлекләренә тукталып, үткән тарихыбызны актарып карыйк, ягъни сугыш (1941-1945) еллары турында бик күп мәгълүматлар билгеле булса да, әмма миңа өч яшь чагымдагы чын фаҗигаләр хәтеремдә калмаган. Ә ачлык, ялангачлык минем мәктәптә белем ала башлау елларымны бик яхшы хәтеремдә йөртәм. Авыл тормышы, җир эшен башкару – барысы хатын-кызлар, балалар җилкәсендә калганлыктан, без кечкенәдән басуда чүп утау, башак җыю, печән пакусын әйләндерү һ.б. эшләрдә җигелеп тарттык. Яз көне җир өсте күренүгә черегән бәрәңге эзләргә көтүләп йөри идек, ә үләннәрдән иң беренче кычыткан, болында кузгалаклар күренә башлауга, тозлы суда кайнаткан «шулпа»сы төп ризык булып саналды. Шулай ачлык булса да, ару-талуны белмичә яшьлек дәрте, күңел күтәренкелеге, авылдашларны ярату, хөрмәтләү йөзеннән көн саен, диярлек, биеп – җырлап күңел ачу кичәләре, концерт-спектакльләр куя идек. Авылда бер мунча, бер кое булса, авыл халкы бердәм булып шул «бай­лык­»­тан файдаланды, шырпы, тозлар юк вакытларда йомышка, ягъни күршеңнең төтенен күрүгә «утка керү» дә бар иде. Авылдагы салам түбәле, кечкенә карындык тәрәзәле, җирдән аз гына калку  өй-землянкаларда яшәдек, әмма бердәм, ярдәмчел булдык. Аракы эчү, тәртипсезлек, бер-береңне рәнҗетү һ.б. тискәре күренешләр күзәтелмәде, әгәр бер-бер хәл ишетелсә, бик зур вакыйга буларак, халык бәетләр чыгара иде. 1950нче елларда авылда, район үзәкләрендә, республикада сабантуйлар уздырыла башлады, 1957 елда Мәскәүдә Татарстан сәнгать осталары декадасы зур уңышлык белән узды. Кешеләрнең рухи актив тормыш позициясендә чыныгуы, матди яктан да уңай үзгәрешләрне сиздерә башлады. Урта белем бирү мәҗбүри кертелгәнлектән мәктәпләр, клублар, китапханәләр, сырхауханәләр, кибетләр һ.б. социаль көнкүреш кирәк яракларын халыкка ирештерү максатында төзелеш җәелдерелде. Авылларда да матур заманча бүрәнә, таштан йортлар кору башланды, 20 яшьтәге егет-кызлар авылның төп җитештерү көче булып өлгерде һәм эштән соң мәдәни учакларының иҗади хезмәтенә актив ярдәм күрсәтелде. Совет халкына зур Җиңү алып биргән аталарын-абыйларын онытмыйча, хөрмәтләгән зур-зур парклар калкып чыкты. Авыл хуҗалыгы җирләре, зур көчәнешле машина-техника ярдәмендә фәнни нигездә эшкәртелә башлаганлыктан, халык чын кондициягә туры килгән ипи ашый башлады. Шулай итеп, сугыш һәм сугыштан соңгы чорда (1940-1970) кешелекнең рухи көчлелеге явыз ачлык-ялангачлыкны җиңеп чыкты.
Икенче чор итеп 1970-2020 елларны башлап карыйк, бик катлаулы булачак, әмма Татарстан Республикасының 50 еллыгы калдырган казанышларны саклау, яклау һәм үстерү өчен материаль-техник база җитешле, ә беренчел нәрсәгә игътибар бирергә кирәклеген аңлаган, тартып баручы көч – Советлар Союзы Коммунистлар партиясе көчсезләнүен сиздерә башлады. Халыкка иң ошамаган ягы – җитештерелгән байлыкны бүлешүдәге – «уровниловка» һәм экономик – сәнәгати үсештә торгынлыкның барлыкка килүендә. Икътисади сәясәттә кемнеңдер шәхси теләү-теләмәвендә түгел хикмәт, ә табигый һәм иҗтимагый кануннарны санга санамауда, ялгышуда хатаңны үз вакытында тану һәм төзәтү чараларында соңга калу һәм чыгырдан чыгу һ.б.да. Ә нәрсә чыгырдан яки күчәреннән чыкты соң? Идеология! Әйе, 1961 елда Партиянең 22 съездында өченче, яңа Программа (Беренче, программа 1903 ел РСДРП, икенчесе – 1919елда РКП(б) кабул ителде һәм 12 пункттан торган «Коммунизм төзүченең мораль кодексы» уставка кертелде. Тагын күкрәктә генә йөри торган билетта «Партия – ум, честь и совесть нашей эпохи» дигән шигарь дә урын алуы, барыбер ярдәм итмәде. Машинаңның рулен бер секундка югалтасың икән, чумасыңны онытсаң, аннан йөзеп чыга алсаң ярый да, ә чыга алмасаң – тирән кризис, баткаклык, шакшы, былчырак сине күмеп китә. Партия урынына бик күп эзләнгәннән соң «Бердәм пар­тия»сен таптык та, каптык та!
Халык тормышын яхшыртабыз, дигән сүзләрдә без яшәгән землянкалардан куркынычрак – рухи хәерчелек җирлегендә киләчәкне «урлаган» матди коллык, ягъни «байлык – ипотека, машина» яшьләребезнең тормышын әхлакый ачлыкка этәрә. Аларның күбесе эшсез, йортсыз-җирсез гаилә кора алмый, җир алып, өйләнеп өметле яшьләр урындагы «помещик»лар тозагына эләгә һәм җирсез, акчасыз кала, хатыны да ташлый, балалар да ятим кала.
Бу, ике ачлык, ачыкланды, ә нәтиҗәдә киләчәктә, чын бәхетле тормышка өметебез ышанычлымы соң? Башта аның формуласын, гомумиләштерик. Тынычлык + сәламәтлек + байлык = бәхет дип алсак, бу өч төшенчәнең кеше язмышы өчен хәл иткеч катлаулы икәнен билгеләү кирәктер. Әйдәгез, тынычлыктан башлыйк: тышкы, эчке, гаилә, күңел һ.б төшенчәләрне санап була. Бүгенге күңел тынычлыгы бармы? Ә бозучысы кем? Акча! Шулай булгач, тышкы, эчке һәм гаиләдә бәхет йә бар, йә юк, әмма акчасы күп булганнарны бәхетле дип буламы? Тулы бәхетле булу, иң беренче күңел тынычлыгын булдыру, үз өстеңдә эшләү кирәк, ә без бүген бу хакта уйларга сәләтлеме соң? Шуның аркасында Татарстан Республикасында 25.8 процент яшьләребез, үз теләкләре белән яшәүдән ваз кичә, эчкечелек буенча 12 нче урыннан 42 урынга «егылган». 44 проценттан артыграк яшьләребез спорт белән шөгыльләнә. Ә нәрсә җитми? Үз-үзеңне танымау! Чөнки рухи ярлылык: имансызлык, телсезлек, гореф-гадәтләребезне санга сукмау, милли-мәдәни мирастан ераклашу, китапның күңел чишмәсе икәнен оныттыру (БДИ, ЕГЭ) – барысы да сыйфаттан, сан ягына авышуны өстен санау рухи кризиска китереп тери дә инде. Һәр кешенең аңында: квартираң, машинаң, акчаң – саннарда бәхет була икән, бүгенге көнебез рухи «ачлык» чорында чыгу юлларын күрсәтә торган стратегик партия программасын билгеләп булса икән! Кайбер җаваплы, җитәкче шәхесләрнең тәрбиясе үзенә дә җитмәгән җәмгыятьтә, Татарстаныбыз­ның 100 еллыгын каршы алуны лаеклы оештыруда, Президентыбызга таянабыз. Казан аэропортына Г.Тукай исемен бирүне халыкка җиткерүдә, уңышлы адымнар ясарга оештырган акыллы җитәкчеләребез, бу – рухи ачлыкны җиңеп чыга алырлык уңышлы чишелеш табачакларына ышанабыз.

Клара Филиппова.
Яшел Үзән муниципаль районы Г.Тукай исемендәге милли-мәдәни үзәге җитәкчесе

Фото редакция архивыннан алынды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: