Яшел Үзән

Игътибар, бүген кич һава торышы бозыла!

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе бүген, 22 март кичендә, һава торышының бозылуы турында кисәтә.

Синоптиклар фаразлавынча 18:00 сәгатьтән Татарстанда көчле кар явуы көтелә. Буран чыгачак. Буран вакытында күз күреме 1000 метрга кадәр кими. Көньяк-көнчыгыштан искән җилнең секундына 16 метрга кадәр җитеп көчәю ихтималы бар. Юлларда бозлавык һәм кар көртләре хасил булачак.

Чыганак - интертат.ру.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: