Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

16нчы мәктәптә МХО герое истәлегенә Мемориаль такта ачылды

Илебез хәзерге вакытта бик катлау­лы чор кичерә. Ир-егетләр Ватаныбызда тынычлык урнаштыру өчен хәрби бәрелешләрдә катнашып, батырлык күрсәтә. Бүген һәммәбездән бергәлек, бердәмлек, рухи ныклык һәм патриотизм кебек сыйфатлар таләп ителә.

Шуңа күрә без дә, үз чиратыбызда, сугыш кырында көн саен, минут саен сыналган хәрбиләргә мөмкин кадәр булышырга, гомерләре өзелгәннәрнең истәлеген мәңгеләштерергә тиеш.

24 сентябрьдә Яшел Үзәннең 16нчы мәктәбендә оештырылган тантаналы чара нәкъ менә шундый бердәмлекне исбатлады. Уку йортында күп санлы укучылар, укытучылар, кунаклар катнашында яу кырында ятып калган геройны олылау, аның туганнарына хөрмәт күрсәтү, бик тә лаеклы, мактаулы вакыйга булып истә калыр, ә балаларда патроиотизм хисе тәрбияләми калмас. Алар үз мәктәпләрендә тәрбияләнеп чыккан батырны онытмас һәм үзләренә дә вакыты җиткәч илен сак­ларга кирәклеген аңлар.

Тантана дәүләт гимнын тыңлау, укучы балаларның ялкынлы чыгышлары белән башланып китте. Мәктәп директоры Рөстәм Сәйфетдинов МХО геройларының данлы исемнәрен сак­лаучыларга рәхмәт белдереп: «Мемориаль такта ачу – Ватанны сак­лаучыларның батырлыгына хөрмәт, ә яшь буын өчен үрнәк. Без үзебезнең чыгарылыш укучыбыз белән горурланабыз һәм аны һәрвакыт истә тотачакбыз!», – диде.

Күгәй авылында туып-үскән Илшат Баһаветдинов бу мәктәптә 10нчы һәм 11нче сыйныфларда укый. Ул иптәшләре, укытучылар хәтерендә ачык күңелле кеше буларак истә калган. Чараны оештыручыларның берсе, сыйныф җитәкчесе Розалия Шәмсиева укучысы турында җылы сүзләр белән хронологик тәртиптә сөйләде: «Ул бик төгәл, тормыш сөючән булды, хәтта елмаеп исәнләшә, дуслары да күп иде. Әйбәт укыды. Пионерия көннәрен бергә каршылый, походларга да чыга идек. Аларда да ул гел актив булды. Хәрби булырга теләде, үзен башка һөнәрдә күрмәде. Мәктәпне 2005 елда уңышлы тәмамлаганнан соң, Казан артиллерия училищесына укырга керде.

Аны тәмамлагач Илшатны Ерак Көнчыгышка җибәрделәр. Ялларга кайтканда гел очрашып тордык. 2015 елда ул өйләнде. Хатыны Эльвинаны, хәзер 2нче сыйныфта укучы улы Кәримне дә яхшы яктан беләбез. Аннан соң махсус хәрби операция башланды. Соңгы очрашуыбызны яхшы хәтерлим. Анда ул бик уйчан һәм җитди карашлы иде инде. Һәрчак кыю, намуслы, җаваплы һәм чын кеше булып калу бик мөһим. Ул безнең күңелләрдә шулай сакланыр. Әти-әнисенә, туганнарына күркәм сабырлык телим».

Әлеге вакыйгада Илшатның әнисе – Гөлфирә ханым Баһаветдинова да катнашты. Әлбәттә, аның да җые­лучыларга һәм бигрәк тә балаларга әйтер сүзләре бар иде: «Балалар, без – әти-әниләр, әби-бабайлар, укытучылар, сезне бик яратабыз, сез безнең киләчәгебез. Үсеп җиткәч тә, кеше булып калыгыз, яхшы итеп укыгыз. Мин дә өч баламны шулай тәрбияләргә тырыштым. Бу мактану түгел, чын күңелдән әйтәм. Илшатымның хәрби һөнәр сайлавын теләдем. Училищены да ул әйбәт тәмамлады. Гаиләсен дә хөрмәт иткәндер дип уйлыйм. Чараны оештыручыларга, мәктәп җитәкчелегенә, укытучыларга, сыйныфташларына чиксез рәхмәтемне җиткерәм».

Монда Яшел Үзән районы имам-хатибы Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин, «Юнармия» Бөтенроссия балалар-яшүсмерләр хәрби-пат­риотик иҗтимагый хәрәкәтенең Яшел Үзән штабы җитәкчесе Сергей Куванов та катнашты.
Мемориаль тактаны ачу кебек абруйлы хокук Илшатның әнисенә һәм Сергей Кувановка бирелде.

Махсус хәрби операция сугышчысы Илшат Нургасыйм улының гомере 2023 елның 9 июнендә хезмәттәшләре белән бергә сугышчан позициядә торганда, артиллерия утына эләгеп өзелә. Ул Ватанга хезмәт иткәне, махсус хәрби операция зонасында күрсәткән батырлыгы өчен РФ Президенты В.В. Путин Указы белән үлгәннән соң Батырлык орденына лаек була.

Истәлеге туган мәктәбендә мәңгеләштерелеп, мемориаль тактага кочак-кочак чәчәк бәйләмнәре салынды. Шулай итеп, мәктәпнең дә үз герое мәрмәр тактада лаеклы урын алды. Истәлеге сакланганда солдат исән булачак дип юкка әйтмиләр. Шуңа күрә, бу мемориаль такта урнаштыруда сыйныфташларының ярдәме искиткеч зур булган.
Гомерен илдә тынычлык урнаш­тыру бәрабәренә биргән Илшат Нургасыйм улының батырлыгы шушы истәлек тактасы аша хәтерләрдә озак сакланыр.


Сүзне Гөлфирә Баһаветдинованың шигырь юллары белән тәмамлыйм:

Авырлыклар килсә тормышларга,
Без түзәбез, еласак та җиңгә.
Төн артыннан якты көннәр ата,
Тик тынычлык килсен Туган илгә…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев