Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Яшел Үзән»не бүләк итегез: рәхмәтле булырлар

Ай саен уздырыла торган «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсе алдыннан район һәм шәһәр җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары өчен «Якыннарыңны газетага яздыр!» акциясе уздырылды

Бәяләр гел артып торганда, «Яшел Үзән»гә язылу әллә ни кыйммәт тә түгел кебек, тик тирә-юнебездә аз пенсия алучылар, очын-очка ялгап яшәүчеләр, мохтаҗ һәм күп балалы гаиләләр барлыгын да онытып җибәрмик. Нәкъ менә теләп тә, газетага язылыр­га мөмкинлеге булмаган якташларыбызга ярдәм күрсәтү йөзеннән, «Якыннарыңны газетага яздыр!» акциясе уздырыла да инде.

СөбеһанАллаһ, акциягә кушылучылар, без уйлаганнан да, күбрәк булды. Иң беренчеләрдән булып, безгә теләктәшлек күрсәткән авыл җирлеге башлык­ларына рәхмәтебезнең иң зурысы. Үзләре инде абунәчеләр декадасының беренче көне – 4 октябрьдә үк язылган. Шуңа да, баш чөеп яныбыздан узып китмәделәр, ә җирлекләрендә яшәүче ялгыз әбиләргә үзләренең ярдәмен күрсәтеп, саваплы гамәл башкардылар. 2025 елның гыйн­варыннан һәр җомга «Яшел Үзән»не кулларына алган өлкәннәр сезне үз догасыннан һәм рәхмәтеннән калдырмас. Сер түгел, җитәкчеләр арасында бер сүз татарча белмәүчеләр дә юк түгел. Татарча аңламыйм, дип, горур кыяфәт чыгарып битарафлык күрсәтмәделәр. Монда нишлиләр икән дип, кызыксынып, акциябезгә кушылдылар. Берьюлы бишәр абунәчегә яздыручыларны күргәч, изге күңелле кешеләр бар бит әле дип, горурланып та, сөенеп тә куйдык. Шул ук вакытта: «Мин газета укымыйм!», – дип наданлыгын яшерми, мин-минлеген дөньяга чәчеп, яныбыздан узып китүче «татарларга» да рәхмәтлебез. Укымагыз!

Без бит татарлар, район газетасы яшәргә тиеш, ул безнең яшәешебезне яктырта, мәдәниятебезне, телебезне үстерә, үрнәк гаиләләрне, проблемаларны чагылдыра, чишелү юлларын эзли, күңелебезне бушатырга ярдәм итә диючеләр һәм уйлаучылар маңкортларга караганда, шөкер, күбрәк. Без моңа әлеге акция кысаларында кабат инандык. Завод, предприятие, район җитәкчеләренә дә активлыклары өчен чиксез рәхмәтлебез.

Өлкәннәр ункөнлеге бара. Күршегездә, авылыгызда яшәүче әби-апаларны, бабай-абыйларны ничек сөендерергә белмисезме? «Яшел Үзән»не бүләк итегез. Һичшиксез, рәхмәтле булырлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев