Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә мобилизацияләнгән гражданнарга иң кирәкле әйберләр җыелмасы өләштеләр

Кичә Яшел Үзән халкы шәһәр мэры Михаил Афанасьевка социаль челтәрләрдә обмундирование белән ярдәм итүен сорап мөрәҗәгать иткән иде.

«Без яңа юлларсыз да, парк-скверларсыз да, яңа чүп-чар савытларыннан башка да яши алабыз, вакытлыча иске автобусларда да йөрербез.
Әмма без, каядыр илебез чигендә ирләребезнең окопларда шырпысыз һәм йокы капчыкларсыз, уңайлы аяк киемсез һәм тулысынча сезонлы обмундированиясез булуларын белә торып, алдан санап үтелгәннәрне булдырып, монда рәхәттә яшәсәк үзебезне гафу итмәс идек», - дип яза Ләйсән Тимаршина.

-Бу язу йөрәк кылларына кадәр үтеп керде. Хөрмәтле яшел үзәнлеләр! Мобилизацияләнгән гражданнарыбыз өчен без иң беренче чиратта ихтияҗ булган кирәк-яраклар җыелмасын формалаштырабыз. Беркем дә ярдәмсез калмаячак. Бик зур рәхмәт сезгә, дуслар! Яшел Үзәннең көчле, нык рухлы, чын патриотлар шәһәре булуына тагын бер кат инандым, - дип язган үзенең телеграм-каналында Михаил Афанасьев.

Шәһәр җитәкчесе кушуы буенча, җыелмаларның бер өлешен инде Казанга озатылучыларга тапшырдылар. Аңа җылытылган трико, футболка, оекбаш, башлык, пирчәткә, коры паек, дарулар керә.

Якын арада йокы капчыклары һәм махсус җайланмалар сатып алыначак.

 

Фотолар Официальный Зеленодольск телеграм каналыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев