Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә машина йөртүче аңын югалтып, бинага бәрелгән

16 – 22 сентябрьдә 115 тапкыр юл йөрү кагыйдәсе бозылган.

46сында матди зыян китерелгән. 2 очракта кешеләр имгәнгән. 6 машина йөртүче исерек килеш тотылган.

Яшел Үзәннең Союзная урамында, «Лада Веста» автомобилен йөртүче 41 яшьлек ир сүзләренә караганда, ул аңын югалткан булган. Шул сәбәпле машинасы башта бордюр ташына, аннан соң юлдан төшеп китеп якындагы бинага барып бәрелгән. Нәтиҗәдә, зыян күргән 24 яшьлек пассажирга бер тапкыр медицина ярдәме күрсәтелгән.

Осиновоның Комаров урамында «Лада-210540» автомобилен йөртүче машинасын каршы юнәлешкә чыгарган һәм «Хавал» белән бәрелешкән. Нәтиҗәдә, бәрдерелгән машина йөртүчесенә бер тапкыр медицина ярдәме күрсәтергә туры килгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев