Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә 49 яшьлек ир-атның колагына травматик пис­толеттан атканнар

Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станциясе хезмәткәрләре 962 чакыру кабул итеп алган.

Шуларның 577се – шәһәрдән, 385е районнан булган. 345 кешене гос­питализацияләгәннәр: 244е – шәһәрдән, 101е – районнан.

Осиновоның Спорт урамында билгесез затлар 44 яшьлек исерек ирне кыйнаган. Нәтиҗәдә, ирнең баш миенә зыян килгән. Аны медиклар травматология бүлегенә китергән.

Комсомольская урамында бергә яшәүче ир кыйнаудан баш мие җәрәхәтләнгән 42 яшьлек исерек хатын-кыз янына чакыру алынган. Зыян күрүче травматология бүлегенә китерелгән.

Столичная урамында билгесез ир травматик пис­толеттан 49 яшьлек ирнең колагына аткан. Зыян күргән ир хастаханәгә барудан баш тарткан.

Васильевоның Мәктәп урамында, билгесез кешеләр кыйнаудан зыян күргән – 68, күкрәгенә пычак кадалган 50 яшьлек исерек ирләргә медиклар ярдәме таләп ителгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев