Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән районында Татарстанда беренче «Экологик сыйныф» ачылды

Әлеге сыйныфны тәмамлаучылар КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институтына конкурстан тыш нигездә укырга керә алачак.

«Яшел» сыйныф үз эшен Н.Соболев исемендәге 2нче Васильево мәктәбендә башлады.
Ул КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институты, Росприроднадзорның Идел-Кама төбәкара идарәсе һәм Идел буе федераль округы буенча лаборатория анализы һәм техник үлчәүләр үзәге ярдәмендә «Экорес» калдыкларны утильләштерү һәм эшкәртү комплексы директоры Сергей Лобачев инициативасы буенча төзелгән.

- Без укучыларга югары уку йортына конкурстан тыш керүне һәм өстәмә баллар алу мөмкинлеген тәэмин итәчәкбез. Балалар теорияне генә өйрәнеп калмыйча, белемнәрен практикада да кулланачак. Идеяләр барлыкка килгәннән алып сыйныф ачылуга кадәр безнең район башлыгы Михаил Павлович Афанасьев зур ярдәм күрсәтә, – дип билгеләде Лобачев.

Биредә балалар өчен махсус яңа форма тектергәннәр, класс җиһазландырдылган. «Яшел» дебютантлары мәктәп линейкасында да отышлы күренде, Белем көнендә балаларга яңа проектор бүләк иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев