Яшел Үзән районы ТНВ телеканалының «Дуслар җыелган җирдә» проектында катнашты
Кайчак үз районыңның көчен чынлап аңлау өчен, аңа саннар һәм хисаплар аша түгел, ә тере тавышлар, кешеләрнең ихлас сөйләве аша карау кирәк. Шул вакытта гына син үзең дә бу тарихның бер өлеше булуыңны тоясың.
Нәкъ шундый ихлас мизгелләрнең берсе узган атнада булды. Яшел Үзән районы ТНВ телеканалының «Дуслар җыелган җирдә» проектында катнашты. Бу гади тапшыру гына түгел иде – ул көнне күпкырлы, тере тормышлы районыбыз тулаем бер кадрга сыйгандай булды. Әлеге тарихи чарадагы 130 кеше – сан гына түгел, ә завод хезмәткәрләре, фермерлар, мәдәният әһелләре, журналистлар, галимнәр, укытучылар – Яшел Үзәнебезнең үткәнен, бүгенгесен һәм киләчәген булдыручы якташларыбыз вәкилләре катнашты.

Тере тормыш – экранда
Үзеңнең студиядә кунак түгел, ә инде экраннарда гәүдәләнгән әңгәмәнең бер өлеше булуыңны тапшыруны төшерү барышында, сәхнәдә районыбыз чикләреннән күптән илебез киңлекләренә чыккан оешмаларның исемнәре яңгыраганда аңлыйсың.
- Бигрәк тә балалар ризыклары белән танылган Яшел Үзән сөт комбинаты;
- Ватаныбыз флоты терәге булып торган А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы;
- Көнкүрешнекеннән алып медицинаныкына кадәр суыткычлар флагманы – ПОЗиС.

Бу исемлектә коры гына санап үтелгәннәрнең һәрберсенең казанышлары артында, гадәттә кадрга керми торган, зур тырышлык һәм намуслы көндәлек хезмәт, районның икътисади көче тора.
Шәһәр предприятиеләре белән бер рәттә исе һәм тәме булган уңдырышлы җиребез, авылларыбыз. Наҗия Хәсәнова авыз суларын китерерлек тәмле итеп сөйләгән атаклы Шырдан катыгы, зурлыгы белән күпләрне шаккатырган Олы Яке суганы, фермерларның традицияләре, Норлатның какланган казлары – яхшы яшәү билгесе генә түгел, ә районыбызның характерын билгеләүче көндәлек хезмәт күрсәткече.

Бу ике тармак шундый төрле булуына карамастан, Яшел Үзәнебезне бербөтен итә дә.
Исемнәр һәм шәхесләр
Сәхнәдә, экранда, радиода һәм журналистика өлкәсендә районны таныткан шәхесләр дә искә алынды: Ләззәт Хәйдәров, Мөршидә Җиһан, Ризәлә Исмәгыйлева, Венера Баһау һәм башкалар. Алар республика күләмендә танылсалар да, күңелләре һәм тамырлары белән һәрвакыт үз төбәгенә бәйле.
Илсөяр Шиһапова – тумышы белән Зур Өтәк авылы кызы, Сөйләм культурасы һәм техникасы белгече, Казан дәүләт мәдәният институтының телевидение кафедрасы доценты, шагыйрә, фәннәр кандидаты, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре. Алга таба инде аңлатма таләп ителмәгән исемнәр: Зөһрә Шәрифуллина, Динә Гарипова, Гүзәл Җиһаншина, Рәшит Сабиров, Алсу Фәйзуллина. Күлбаштан җирлек башлыгы Гөлчәчәк Исмәгыйлева җитәкчелегендәге «Авылым җәүһәрләре» ансамбле. Госман Әлмиев, Резеда Төхвәтуллина, Йосыф Гыйззәтуллин. Һәм фәнни катлам – Наил Әмиров, Нәҗим Ханзафаров, Гомәр Саттаров. Бу инде исемлек кенә түгел. Бу исемнәр – районның мәдәни һәм фәнни йөзен формалаштыручы зур бер катлам.

Әле районыбызның бүгенге көн йөрәге булып торучылар бар. МХОда ватаныбызны яклаучы егетләребез, тылда аларга ярдәм итүне яшәү рәвеше иткәннәр, Норлат «Өмет» волонтерлар хәрәкәте вәкилләре, активистлар Роза Ягудина, Әлфия һәм Фәрит Зыятдиновлар турында сөйләмәсәк, төбәгебезгә багышланган тапшыру тулы булмас иде.
Үткәнннәр һәм киләчәк бәйләнеше
Безнең яктан дөньякүләм билгеле – Каюм Насыйри, Константин Васильев кебек шәхесләр дә чыккан. Арабызда бик күптән булмасалар да, үзләренең тарихи бөеклекләре, рухи тирәнлекләре белән тапшырудагы әңгәмәдә, һичшиксез, бар иделәр. Алай гына да түгел, аны тутырып тордылар, дияр идем.

Тапшыруда, әлбәттә, районыбызның киләчәге – балалар да уңышлары белән уртаклашты. Шәһәребезнең 5нче гимназиясе укучылары башкаруындагы «Солдатлар» җырының мәгънәсе һәр күзәнәгебезгә үтте. «Импульс» хореография ансамбле чыгышындагы җиңеллек һәм дисциплина соклану уятты. Аларны күзәтеп, бу үсеп килүче буын өчен күңел тыныч, дигән хис туды.
Традиция һәм тел
«Туган авылым» музееннан килгән сюрприз – кечкенә, әмма тере ишәк хәтерләрдә калырлык, студиядәге атмосферага тагын да җанлылык өстәүче, шул ук вакытта, урынлы да җан иясе булды.

Телебез, традицияләребез һәм аларны саклау турында «Ак калфак» оешмасы җитәкчесе Гөлинә Саттарова сөйләде. Районыбызда бу тема буш сүз генә түгел, ә көндәлек хезмәт һәм милләттәшләрне бер йодрыкка төйнәү, бердәмлек ысулы.
Мөһим әңгәмә

Тапшыруда районыбызны Илнар Хантимеров тәкъдим итте. Тыныч кына, артык кабалануларсыз. Һәм аның бу тынычлыгы, яңгыравыклы сүзләргә караганда, ышаныч тудырды. Аны Яшел Үзән белән студент еллары ук бәйләве ачыкланды. Бу хакта инде тапшыруда карарсыз.
Тапшыру барышында һәркемнең чыгышын ишеткәннән соң, кичерешләр гади генә бер фикергә йомгаклана. Без еш кына үсеш, ярдәм, саклау турында дөрес сүзләр сөйлибез. Биредә әйтелгәннәрнең бары тик сүзләр генә булмавын, ә инде чынлыкта да булган, башкарылган эшләр икәненә төшенәсең.
Олуг рәхмәт, коллегалар!

«Дуслар җыелган җирдә» проектының төшерү төркеменә рәхмәт әйтәсе килә. Һәм аерым – алып баручылар Лилия Кадыйрова белән Илдар Кыямовка. Мөгамәлә, атмосфера, кешеләр белән түземлек өчен Венера Баһау белән администратор Гөлназга җылы сүзләребезне җиткерәм.
Ахыр сүз:

Һәм, бу көн узганнан соң, күңелдә калган хисләр гади һәм горурлык белән тулы. Яшел Үзән районы – картадагы бер нокта гына түгел. Ул – үзенең күп төрле тавышы булган һәм һәрберсе үзенчә яңгыраган, әмма нәтиҗәдә бертөрле ритм барлыкка китерүче киңлек. Ул – тере тарих, тере кешеләр һәм уртак киләчәк.
Тапшыруны 10 майда ТНВ телеканалында 18:30 һәм 20:00 сәгатьләрдә карарга мөмкин булачак. Районыбыз турында бик җанлы, җылы тапшыру, онытмагыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев