Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән Район үзәк хастаханәсенең 1нче хирургия бүлеге мөдире Анатолий Комарницкий Мактау грамотасы белән бүләкләнде

Бу аның һөнәри казанышларына һәм медицина үсешенә керткән өлешенә зур хөрмәт билгесе.

ТР сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин, Анатолий Николаевичның күпьеллык тугрылыгын һәм профессиональлеген ассызыклап, Аккредитация комиссиясенең тантаналы утырышында аңа грамота тапшырды.

 Аның эше һәм халык сәламәтлеген саклауга керткән өлеше өчен хөрмәт һәм рәхмәт бу бүләктә генә түгел, ә пациентларның һәм хезмәттәшләренең һәр рәхмәт сүзендә дә чагыла.

Доктор Комарницкийга лаеклы танылу һәм халык хөрмәтенә китергән үз юлын шулай ук осталык һәм чын күңелен биреп дәвам итүен телибез. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев