Гыйнвар аена сынамышлар һәм ышанулар
Гыйнвар – елның иң салкын ае, кыш түбәсе. «Җылы гыйнвардан Аллаһ сакласын», – дигәннәр. Бу аңлашыла да, җылы һәм кар әз икән, димәк, мул уңыш көтмә. Әмма салкын гыйнварлар рәттән кабатланмый. Әгәр бу ай узган ел җылы булган икән, быел суык киләчәк. Гыйнварда якты көн 1,5 сәгатькә озыная.
- Чәүкә һәм каргалар һавада очып әйләнсә – кар явар, карга утырсалар – җылыга, агачларның өске өлешенә кунсалар – каты суыкларга;
- Чыпчыклар чыркылдашса – җепшетә;
- Гыйнварда тукран шакылдата башласа – яз вакытыннан алда килә;
- Елның беренче ае җылы икән, яз соңара һәм май суык була;
- Ел башы суык булса, җәй эссе килә;
- Гыйнвар кар-буранлы булса, җәй көне яңгыр еш явар;
- Гыйнварның икенче яртысында кояшлы көннәр – яхшы уңышка;
- Гыйнварда озын һәм еш урнашкан боз сөңгеләре эленеп торса, уңыш яхшы булыр;
- Сукыр тычкан гыйнварда оясыннан чыкса – май салкын була;
- Гыйнварда март булса, мартта гыйнвардан курык.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев