Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Гөлия Вәлиәхмәтова Дилә Нигъмәтуллина турында: «Бер тапкыр да аралашмадык»

Эстрада йолдызы булмаса да, аның тормышын 250 меңнән артык кеше күзәтеп бара. Сүз танылган блогер, эшмәкәр, сәяхәтче Гөлия Вәлиәхмәтова турында. Кемдер Гөлияне аранжировкалар остасы, композитор Марат Мухинның тормыш иптәше буларак та белә.

Тормышта Гөлия нинди соң ул? Бу сорауга җавапны интервьюда табарсыз.

– Сез бик күп сәяхәт итәсез, кайсы сәфәр аеруча нык истә калды?
– Мин гел хәрәкәттә булырга яратам. Сәяхәтләр күңел халәтемә якын, башка илгә баргач, яңа хисләр, эмоцияләр туплап яңадан туам шикелле. Әни дә: «Безнең нәселдә синең кебек сәяхәт итәргә яратучы кеше юк», – ди. Һәр сәяхәттә кызык, дулкынландыргыч мизгелләр белән истә кала. Тыюлыклар буенча сәяхәтебезнең берсендә зур филне күрдек тә, артык якын килмичә генә машинабыз белән туктап, күзәтә башладык. Әкрен генә үз җаена барган фил көтмәгәндә безгә таба чаба башлады. Машина йөртүче тизрәк «газ»га басты, хәер, барысы да яхшы тәмамланды. Ә бит машинаң сүнеп тә кала ала, фил ике дә уйламый таптап китә. Чак кына исән калдык.

– Балачактан хәзергә кадәр сакланып килгән иң мөһим тормыш принципларыгыз нинди?
– Әби безгә һәрвакыт туганнар белән бердәм булырга кирәк дип кабатлый иде. «Бер туганыңны кунакка чакырсаң, башкаларын да, һичшиксез, чакырырга тиешсең», – дип әйт­кәне хәтеремдә. Хәзер туган көннәрне дә кемнәрдер дуслары, гаиләсе белән генә үткәрә. Без һәрберебезнең гомер бәйрәмендә бергә җыелабыз. Гомумән, беренче урында туганнар, якыннар, аннан соң гына дуслар. Дуслык бер көнлек, ә туганлык – мәңгелек.

– Гөлия, сез эшмәкәр дә бит әле. Хәзерге вакытта нәрсә белән шөгыльләнәсез?
– Даруханәм, маркетплейс­та кибет бар. Ул 2016 елдан бирле эшли. Хатын-кызлар киемнәре кибете дә бар иде, аны пандемия вакытында ябарга туры килде.

– Марат белән кавышканчы да тәкъдим ясаучылар булгандыр. Әллә Марат беренче идеме?
– Марат белән танышканчы ук тәкъдим ясаганнар иде. Әле бер генә тапкыр да түгел. Шундый ук бик яхшы, лаеклы егетләр бар иде. Әмма бергә гомер итү – урам аша чыгу түгел. Гаилә кору мәсьәләсенә җитди карадым. Бәлки, насыйбымны да көткәнмендер.

– «Ир-атлар көчле хатын-кызлардан курка», – дип фикерләүчеләргә нәрсә әйтер идегез?
– Бәлки, бу сүзләрдә хаклык та бардыр. Әмма көчле хатын-кыздан көчсез ирләр генә куркадыр. Янәшәңдә акыллы, уңышлы һәм көчле хатын-кыз булуның бер кимчелеген дә, начар ягын да күрмим. Шәп бит?

– Интервьюларның берсендә Марат: «Без бөтенләй төрле кешеләр», – дигән иде. Холкыгыз нык аерыла, димәк?
– Бу сүзләрне Марат кына түгел, мин дә һәрвакыт әйтәм. Без һәрнәрсәдә төрле. Мин туры сүзле, ул киресенчә. Мин барысын да тиз-тиз эшләргә яратам, ә Марат барысын да үз көенә, әкрен генә эшли. Хәер, гаилә коргач, ул да үзгәрде, бераз тизлеген арттырды (көлә). Кайбер кимчелекләргә күз дә йомасың, үзең өстендә дә эшлисең, барысын уртага салып хәл дә итәсең.

– Марат барлык эстрада йолдызларына диярлек аранжировкалар эшли. Гаиләгә вакыты каламы соң?
– Бергә тормыш итә башлаганда Марат тәүлекләр буе эштә югала иде. Миңа аның эш графигы гомумән ошамады. Ул төшкә кадәр йоклый һәм төнлә яки таңга таба гына өйгә кайта иде. Бала тугач, бу мәсьәләне җайладык. Бу хакта бик җитди сөйләшү булды. Балага ике әти-әнинең дә игътибары кирәк. Марат сүзләремә колак салды, ул мине ишетте. Хәзер ул иртән торып эшкә бара һәм кичке сәгать 8ләр тирәсендә өйгә кайта.

– Сезнең мәхәббәт тарихыгызда да җыр аерым урын алып тора. Маратта җыр яздыру, беренче очрашулардан хәзерге мөнәсәбәтләрегез нык аерыламы?
– Ир-атлар очрашып йөргән вакытта бер төрле, ә гаилә тормышында башка булулары сер түгел. Очрашып йөргән кыз рәсми рәвештә хатын булгач, күрәсең, аларның анда кайдадыр «булды бу, ул хәзер минеке, беркая да китмәячәк» дигән галочка куела. Әмма Маратның бик яхшы сыйфаты бар. Ул гел яхшы якка үзгәрә, минем өчен бу бик кадерле. Ул тырыша. Мөнәсәбәтләребез елдан-ел ныгып, яхшы якка үзгәрә. Дөрес, хәзер мин дә бүтән.

– Бер интервьюда Маратның элеккеге тормыш иптәше Дилә Нигъмәтуллина белән аралашмавыгызны әйткән идегез. Ни өчен?
– Без, гомумән, бер тапкыр да аралашмадык. Тик бу мин аның белән аралашуга каршы дигәнне аңлатмый. Әлегә кадәр сөйләшү мөмкинлеге дә, кирәге дә булмады. Болай гына кызык өчен телефоннан шалтыратып сөйләшү дә сәер булыр иде, нәрсәгә соң ул? Әмма Дилә белән Марат элемтәдә. Әгәр мин Диләне кайдадыр очратсам, әлбәттә, аның белән исәнләшәчәкмен.

– Сез таләпчән әниме?
– Артык таләпчән, кырыс булырга тырышмыйм. Ул әле кечкенә. Аңа дөрес тәрбия бирү, иркәләү һәм ярату – төп бурычым. Тормыш болай да җиңел түгел, кайвакыт явыз кешеләр дә очрый. Әлбәттә, мин аңа тормышында бары тик яхшы кешеләр генә очравын телим. Ләкин без нәрсә һәм ничек буласын алдан белмибез, шуңа мөмкинлек булганда, аны иркәләп каласым килә.
 

(Кыскартып бирелде)

Илгизә Галиуллина, Шәһри Казан

Фото: социаль челтәрләрдән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев