Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Гаиләне саклауның төп кануннарын беләсезме?

Бер авылда зур гаилә яшәгән һәм ул үзенчәлекле булган.

Ата-аналары һәм балалары анда бер-берсен бик яраткан, һәрвакыт бер-беренә ярдәм иткән, беркайчан да сүзгә килмәгән һәм үпкәләшмәгән – дус булганнар. Әлеге искиткеч гаилә турында сүзләр старостага да ишетелгән. Һәм ул, кешеләрнең сөйләүләре чынлап та хакмы икән дип, тикшерергә булган.

Авылга килеп җиткән, ә анда чис­талык һәм тәртип, матурлык һәм татулык икән. Балаларга рәхәт, картларга тыныч, ди. Староста үзенең биләмәсе өчен бик шатланган. Теге гаиләнең башлыгы карт янына килеп, моңа ничек ирешүләре турында сораган. Карт кәгазьгә бик озак язган һәм старостага сузган. Ә анда нибары өч сүз язылган: «ЯРАТУ, КИЧЕРҮ, САБЫРЛЫК».

Ә кәгазь битенең ахырына: «ЙӨЗ ТАПКЫР ЯРАТУ, ЙӨЗ ТАПКЫР КИЧЕРҮ, ЙӨЗ ТАПКЫР САБЫРЛЫК» дип өстәлгән.
– Шул гынамы?! – дип сораган староста.
– Әйе, – дигән карт, – һәрбер нык гаиләнең яшәү нигезе нәкъ шулар.
Уйлап торгач, өстәп куйган: «Һәм тынычлыкның!»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев