Февральдә дә ял итәбез
Озын яллардан соң эшкә чыктык кына, хәзердән үк киләселәре турында уйлый да башладык.
«Россиялеләрне озын ял февральдә дә көтә. Быел Ватанны саклаучылар көне якшәмбегә туры килү сәбәпле ул дүшәмбегә күчерелә. Нәтиҗәдә, без 22, 23 һәм 24 февраль көннәрендә ял итәчәкбез» – дип хәбәр итә Рострудның матбугат үзәге.
Халыкара хатын-кызлар көне дә, шулай ук, якшәмбегә туры килә, димәк, яллар 7, 8 һәм 9 мартта була. Аннан соң озын яллар 1-5 һәм 9-11 майларга туры килә. Озак көтәргә калмаган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев